+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 октябрь 2019, 18:29

Бүләкләр - иң яхшыларга

25 октябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Р.Ф. Хәбиров агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләренә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында Бакалы районы вәкилләре:
Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән «Боҗыр» авыл хуҗалыгы комплексы механизаторы Павел Владимирович Муллин бүләкләнде; БР Атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре исеменә «Җәмәгать туклануы» идарәсе рәисе Ольга Филимоновна Мищенко лаек булды; «СК-5 Нива» ашлык уру комбайнының иң яхшы операторы» номинациясендә «Уңыш-2019» конкурсында Chevrolet Niva автомобильләре белән бүләкләнгәннәр арасында - Үмер җәмгыяте механизаторы Николай Степанович Григорьев.
Бакалыларны югары бүләкләре белән чын күңелдән котлыйбыз, эшләрендә уңышлар телибез.
РФ һәм БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы наградалары, районның Мактау грамоталары, хезмәт өчен башка бүләкләр 1 ноябрьдә Бакалыда узачак Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган бәйрәмдә тапшырылачак.
Читайте нас: