+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 октябрь 2019, 18:33

Комсомолда үстек, ныгыдык

1986-1991 елларда миңа ВЛКСМның Бакалы райкомында эшләү бәхете елмайды. Башта мәктәпләр төркеме буенча комсорг, аннан соң мәктәп бүлеге мөдире секретаре вазыйфасында эшләдем.

Комсомол оешмасы - илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбияләгән яшьләр өчен бик яхшы мәктәп. Комсомол билетымны әле дә горурланып саклыйм.
Комсомолда эшләү белән иң җылы хатирәләр бәйле. Пионерлар белән ел саен үткәрелүче «Аҗаган», комсомоллар белән - «Орленок» хәрби-патриотик уеннары хәтердә мәңгегә уелып калды. Менә кайда буыннарның җанлы элемтәсе күренде, патриотизм һәм Ватанны саклаучылар булырга әзерлек формалашты! Бу эшне мәктәп военруклары, өлкән пионервожатыйлар, мәктәптән тыш һәм сыйныфтан тыш эшләрне оештыручылар белән берлектә үткәрдек.
Сугышта катнашучылар И.М.Зубрицкий (Бакалыдагы 1нче мәктәп), В.А. Головнин (2нче мәктәп), шулай ук Р.Д.Зянгиров (Иске Маты), В.В.Никандров (Боҗыр) актив булдылар.
Мәктәп комсомолы, пионерлар ялгызларга һәм өлкәннәргә шефлык ярдәме күрсәтү буенча тимурчылар хәрәкәтендә актив катнаштылар. Хәзер бу эшне волонтерлар башкара.
Ә колхоз-совхозларга бәрәңге, чөгендер җыюда ярдәм күрсәтү буенча шимбә һәм якшәмбе өмәләрен ничек онытасың! КПСС райком аппараты белән берлектә сүс заводы өчен киндер йолкырга, җиләк-җимеш совхозына алма җыярга чыктык. Өйләргә арып-талып кайтсак та, башкарган эштән канәгать кала идек.
Еш кына комсомолның башлангыч оешмаларына барырга, комсомоллар белән аралашырга, сәяси укулар һәм семинарлар, җыеннар, конкурслар, очрашулар һәм фестивальләр үткәрергә туры килде. Бу елларда эшләгән хезмәттәшләрем ВЛКСМ райкомына халык хуҗалыгының төрле тармакларыннан килделәр. Мәсәлән, оештыру бүлеге мөдире Илмир Әсәдуллин һәм исәп бүлеге мөдире Луиза Гобәйдуллина элек хезмәт күрсәтү өлкәсендә, Альберт Ногыманов һәм Риф Хөснуллин авыл хуҗалыгында эшләгән. Мәктәп бүлегенә яшь укытучыларны чакыра иделәр.
Өлкән иптәшләребез - пропаганда һәм агитация бүлеге хезмәткәрләре Рамазанова Л.Җ., Левкин В.П., Чернова А.Ф. бүлек эшендә зур ярдәм күрсәттеләр, аларга бик рәхмәтлемен.
Ул елларның фоторәсемнәренә карап, яшьлегебездә безне берләштереп кенә калмыйча, һәркемгә үзен ачарга, ил, үз районыбыз, авылыбыз өчен кирәкле икәнлегебезне тоярга мөмкинлек биргән комсомол оешмасы булуы ничек яхшы, дип уйлыйм.
Лариса ЧАТЫРОВА,
Балалар иҗат йорты директоры.
Читайте нас: