+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 октябрь 2019, 18:21

Язмышка рәхмәтле

Тормыш юлы...Озынмы ул, кыскамы, кешең үзеннән тора, һәм аны һәркем үзенчә үтә, диләр. Шулай гына микән? Тормыш юлын ничек үтүең үз яртыңны, үз тиңеңне сайлый белүдәндер, бәлки?! Берничә дистә ел бергә гомер иткән парларга карыйсың да сокланасың: «Алар нинди бәхетле!». Ул еллар эчендә күпме шатлыклар, борчылулар, авырлыклар барын бары тик алар гына белә.

Иске Корыч авылыннан Кашаповлар гаиләсе 60 ел тату гомер кичерә. Беренче карашка, алар башка өлкән кешеләдән бернәрсә белән дә аерылып тормый кебек - күп авылдашлары кебек үк эшчәннәр, тыйнаклар. Күптән түгел алар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
Җәүдәт Сәгъбетдин улы һәм Фәридә Миңнегали кызы – сугыш чоры балалары. Сугыш икесен дә әтисез иткән.
Җәүдәтнең әтисе фронтка киткәндә, аңа нибары җиде генә яшь була, ә гаиләдә алар биш бала. Шул көннән башлап ачлык, ялангачлык, авыр хезмәт башлана. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, егет колхозда хезмәт эшчәнлеген башлый. Ат караучы, басуда җир тырмалау, сыер җигеп көлтә ташу кебек эшләр бик иртә аның җилкәсенә төшә. Аннары тракторчылар курсын тәмамлап, тимер атны йөгәнли. Өч ел Кырымда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Аннары шоферлар курсын тәмамлый һәм тугыз ел шофер булып эшли. Шул чорда Яңа Корыч авылында туган Фәридә белән чәчләрен чәчкә бәйлиләр.
Фәридәнең язмышы да җиңел булмый, әтисен фронтка алганда ике яшь тә сигез айлык булып кала. Башкача ул әтисен күрә алмый. Яңа Корыч мәктәбен тәмамлагач, сәләтле кызны әнисе Бәләбәй педучилищесына укырга җибәрә. 1957 елда яшь белгечне Яңа Урсайга укытучы итеп җибәрәләр, ике елдан Иске Корыч мәктәбенә күчерәләр, анда укытучы лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя. 37 ел педагогик стажы булган Фәридә Миңнегали кызы – “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, “Хезмәт ветераны” исеменә, күпсанлы грамоталар һәм дипломнарга лаек була.
Җәүдәт Сәгъбетдин улы даими рәвештә үз белемен күтәрү өстендә эшли. Читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Бакалы совхозының төрле участокларында, Гусево авыл Советы рәисе, агроном, Иске Корыч авылында сельпо рәисе, совхозның хәвефсезлек техникасы буенча инженеры булып эшли. Кайда гына хезмәт куйса да, төгәллеге, таләпчәнлеге белән аерылып тора. Тырыш хезмәте өчен ул «Хезмәттәге казанышлары өчен», «Коммунистик хезмәт ударнигы», «Хезмәт ветераны» медальләре һәм күпсанлы грамоталар белән бүләкләнгән.
Ирле-хатынлы Кашаповлар кызлар тәрбияләп үстергәннәр. Өлкәне Флүзә - пешекче, Дамира – укытучы, кечеләре Диләрә шәфкать туташы һөнәрен сайлаган. Биш онык һәм җиде оныкчыклары картый-картәтиләрен уңышлары белән куандыралар.
Кашаповларны авылда хезмәт сөючән хуҗалар буларак хөрмәт итәләр. Бүген дә аларның өйләрендә, ишек алларында пөхтәлек хакимлек итә, умартачылык белән шөгыльләнәләр, кош-корт асрыйлар. Пенсиягә чыккач та, алар халыкка хезмәт итүдән туктамыйлар - мәчет эшен торгызуга зур өлеш керттеләр. Мәет юу, озату кебек эшләрдә дә Җәүдәт Сәгъбетдин улы авылдашларына ярдәм итә.
- Без, сугыш чоры балалары, бар авырлыкларны үткәргәч, бүгенге көнебездән канәгать, - диләр алар.
Мәрьям ТИМЕРГАЛИЕВА.
Читайте нас: