+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 октябрь 2019, 17:45

Бу безнең тарих

Русия халкы төрле еллардагы сәяси репрессияләрдән котылып кала алмады, һәм бу канкойгыч вакыйгалар ил тарихында мәңгегә калачак.

Йөзләгән мең кеше милли, социаль һәм башка билгеләр буенча үз карашлары өчен кырыс җәберләнүгә дучар булды, үлемгә хөкем ителде, лагерьларга, сөргенгә, махсус поселениеләргә җибәрелде, тоталитар дәүләтнең башбаштаклыгы корбанына әйләнде.
Репрессиялә-нүчеләрнең хәтта туганнары һәм якыннары зыян күрде. Нәкъ менә шул куркыныч еллар турында хәтерне саклау өчен шушы дата булдырылды да инде.
1974 елның 30 октябрендә Мордовия һәм Пермь лагерьлары тоткыннарының бергә ач торулары үткәрелә. Аны үткәрелүче репрессияләргә һәм төрмә, лагерьларда сәяси тоткыннар белән хурлыклы мөгамәләгә каршы протест билгесе итеп игълан иттеләр. Арытаба шундый ач торулар ел саен 30 октябрьдә кабатлана, ә 1987 елдан башлап шәһәрләрдә демонстрацияләр дә үткәрә башлыйлар.
Бу истәлекле көндә илдә матәми акцияләр һәм истәлекле чаралар уза, сәяси репрессиягә дучар ителгән кеше-ләрне искә алалар.
Читайте нас: