+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 октябрь 2019, 17:52

Һәр эшкә дә уңган

Наталия Валерьевна Мусина кебек кешеләр турында, гадәттә, «кулыннан килмәгән эше юк» диләр. Ә барысы да оста булганга. Бер кешедә шулкадәр сыйфат тупланган ки, нинди генә эшкә алынса да, барысын да эшли ала.

Хезмәт эшчәнлеген ул спирт заводында башлаган. Читтән торып Сарапул азык-төлек техникумын тәмамлый һәм технолог вазыйфасын башкара. Вакытлар узу белән Ырынбур дәүләт университеты дипломын “вино җитештерү” белгечлеге буенча ала.
2005 елда заводны ябалар, Наталия совхозга сыер савучы булып урнаша, аннары аны үлчәүче, соңыннан «Маты» җәмгыятенә хисапчы итеп күчерәләр. Бераздан Райпо кибетенә сатучы итеп чакыралар, соңрак анда мөдир була. Агымдагы елның апрель аенда эштән дә китәргә туры килә, чөнки әнисе авырып китә, аңа даими карау кирәк.
Ире Алексей Николаевич вахта ысулы белән эшли. Шуңа хуҗалык нигездә хуҗабикә өстендә. Ике сыер, ике дуңгыз баласы, тавыклар, казлар, бакча - барысы да вакытында карауны таләп итә. Дөрес, балалары, оныклары булыша. Мусиннарның биш баласы бар: олысы Юлия кияүдә, Җәлил шәһәрендә яшиләр, ике бала үстерәләр. Анна гаиләсе белән - Иске Матыда, шулай ук ике балалары үсә. Владимир гаиләсе белән Уфада яши, кыз үстерәләр. Родионга 17 яшь, эретеп ябыштыру һәм монтаж производствосы колледжында укый. Кечеләре Дмитрий - бишенче сыйныф укучысы. Җәй көне оныклары килеп тора, йорт балаларның шатлыклы тавышы белән тула.
Наталия Валерьевна - үзешчән сәнгать смотрларында актив катнашучы һәм бар яклап та оста кеше. Урындагы фольклор коллективына сәхнәдә чыгыш ясау өчен чуваш һәм казак костюмнары теккән. Моннан тыш, бик матур бәйли, тәмле итеп әзерли, пироглар һәм башка төрле камыр ризыклары пешерергә ярата. Ул – сөекле хатын, кайгыртучан әни, игътибарлы әби һәм яхшы күңелле кеше. Андый кешеләр күп, дип әйтерсез. Алар тагын да күбрәк булсын иде!
Татьяна КУДРЯШОВА,
Иске Маты авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: