+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 октябрь 2019, 16:57

Игенче - җир кешесе

Механизаторларның бурычлары зур, ел дәвамында алар җаваплы эш белән мәшгуль. Язын - чәчү, җәен һәм көзен - азык хәзерләү, кышын - азык ташу һәм техниканы ремонтлау. «Боҗыр» авыл хуҗалыгы кооперативы тракторчысы һәм комбайнчысы Павел Муллин бу киеренке режимга күптән күнеккән инде.

Павел Владимирович 38 ел гомерен авыл хуҗалыгына багышлады. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, һөнәри-техник училищены тәмамлаган, 1981 елдан бирле безнең хуҗалыкта механизатор булып эшли. Ул җаваплы һәм максатчан эшчеләрнең берсе, бар эшкә дә оста. Иртә яздан көзгә кадәр «Джон Дир 8430» тракторы һәм «КСК - 100» азык җыю комбайнында барлык төр агротехник чараларны - дым каплату, минераль ашламалар кертү, чәчү алдыннан туфрак эшкәртү, тупас һәм сусыл азык хәзерләү кебек эшләрне башкара. Кышын терлекчелектә хезмәт сала, товарлыклы-сөтчелек фермалары малларын азык белән тәэмин итә.
Үзенә беркетелгән техниканы төзек хәлдә тота. Шуңа комбайн да, трактор да киеренке эш вакытында басуда сирәк ватыла. Андый очракта оста механизатор төзексезлекне тиз бетерә. Аның хезмәт эшчәнлеге күрсәткечләре хуҗалыкта гына түгел, районда да иң яхшылардан санала.
П.В. Муллин - район сабанчылар конкурсларында күп тапкырлар катнашучы һәм җиңүче. Хезмәткә җаваплы каравы, техникага оста идарә итүе, яшь механизаторларга остазлык итүе белән авылдашларының ышанычын һәм ихтирамын яулады, хезмәт коллективы әгъзаларының мәдәни ялын оештыруда актив катнаша.
Авыл хуҗалыгы производствосында ирешкән уңышлары һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен хуҗалык идарәсенең, район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән, Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
25 октябрьдә Уфада Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган тантаналы җыелышта П.В. Муллин Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Иван Алчинов,
«Боҗыр» кооперативы рәисе.
Читайте нас: