+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 октябрь 2019, 16:54

Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә

Узган еллардагы кебек үк, быел «Дружба» кооперативы игенчеләренең барлык көчләре һәм ресурслары зур тырышлык белән үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алуга, шулай ук тиз арада уҗым культуралары чәчүгә юнәлтелде.

Терлек азыгы хәзерләү һәм урып-җыю эшләре чорында тотрыксыз, яңгырлы һава торышына карамастан, хезмәтне яхшы оештыру, механизаторларның, комбайнчыларның тәҗрибәсе һәм һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә кооператив игенчеләре терлекчелек өчен азык хәзерләүне һәм бөртекле культуралар җыюны уңышлы үткәрделәр. 450 га бодай, 100 га арыш, 250 га арпа, борчак, вика, солы, көнбагыш һәм башка культуралар тулысынча җыеп алынды. 31161 центнер ашлык суктырылды. Бу хуҗалык өчен яхшы нәтиҗә, дип саныйбыз, чөнки биредә туфрак авыр һәм балчыклы, анда яхшы уңыш үстерү өчен күп көч куйдык. Җитәрлек күләмдә азык - 30 мең ц сенаж һәм 5 мең ц печән, 10 мең центнер салам хәзерләнде. Өстәвенә, быел 5 мең ц силос салдык. 600 баш мөгезле эре терлек һәм 50 ат була торып, ел ярымлык азык запасы бар. Без бушап калган амбарларны тутырып кына калмыйча, киләчәккә билгеле бер запасны тәэмин иттек, шуның белән көтелмәгән шартлардан үзенә күрә «куркынычсызлык мендәре» булачак резерв фонды да булдырдык.
Рәсим Шакиров,
«Дружба» кооперативы рәисе, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 1 ноябрьдә чыккан 88нче санында укыгыз.
Читайте нас: