“Сәяси репрессия елларының “кара давылы” безнең республикадагы 50 меңнән артык кешенең язмышына кайгы-хәсрәт салды. Репрессияләр Мостафа авылын да читләтеп үтмәде. Районның “Авыл таңнары” гәзите 1992-1993 елларда акланган кешеләрнең исемлеген бастырды. Алар арасында Мостафа авылыннан да 15 кешенең фамилиясе бар иде.
Тоталитар режим басымы астында авылларда тоташ коллективлаштыру бара. 1930-1931 еллар - күмәк хуҗалыклар төзү, крестьян хуҗалыкларын берләштерү, кулакларны авылдан куу чоры. Авыл ыгы-зыгы килә, крестьяннар тәмам аптыраганнар, инде нәрсә эшләргә, колхозга керергәме, кермәскәме дип, баш ваталар. Авылда урта хәлле крестьяннар күпчелекне тәшкил итә, аларны кулаклар исемлегенә кертәләр, имеш алар крестьяннарны колхозга кермәскә котырталар, советларга каршы чыгалар. Андыйларның мал-мөлкәтләре тартып алына, үзләрен сөргенгә озаталар. 1930 елның май аенда Мостафадан ялгыз хуҗалыклардан кулга алынучылар: Әпсәләмов Кәшәфетдин (1864 елгы), Әхмәтвәлиев Фатыйх (1893), Аллаяров Сәгадат (1874), Кәримов Фатыйх (1874). 1931 елның май аенда Гафаров Гәбдрәшит (1886), Гафаров Басыйр (1876), Кәримов Нәҗип (1908), Миннеяров Шакирҗан (1890).
СССР ҖКның 58-10нчы статьясы буенча кулга алынып, төрле срокларга (3-10 елга) хөкем ителгәннәр арасында Әхмәтвәлиев - 5 елга, Кәримов Нәҗип - 5 елга (төрмә), Миннеяров 5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Алар барысы да 1989 елда акландылар, ягъни аларның керсез исемнәре кире кайтарылды.
Кудадусов Габделхак -1868 елда туган, мөэзин, 1930 елның 9 маенда кулга алынган. 58-10нчы статья буенча 5 елга сөргенгә җибәрелгән, 1989 елның 29 ноябрендә реабилитацияләнгән.
Репрессияләрнең икенче дулкыны, иң югары ноктасы 1937-1938 елларга туры килә. 1937 елның фаҗигале көннәре килеп җитә. Бу ел бөтен илгә, шул исәптән Башкортстан өчен дә гаять дәрәҗәдә шомлы була. Тарихта булмаган масштабта репрессияләр үткәрелә. Миллионлаган кешенең язмышы “нет человека - нет проблем” дип, Сталин сүзләре белән хәл ителә. Бу елларда кешене чебен урынына да күрмиләр. Репрессияләрнең дәүләт механизмы - ВЧК, ГПУ, НКВД төзелә. Үзәктә НКВД каршындагы Особое совещание, урыннарда “тройкалар” эш итә. Бу елларда авыл хуҗалыгында халык дошманнарын эзләү һәм табу киң җәелдерелә, һәр авылда шымчылар була, аларның хәбәр итүе белән гадәттә кешеләрне өйләреннән төн вакытында алып чыгып китәләр.
Кешеләргә ялган гаепләр тагып, Совет властена каршы төрле оештыру эшләре, пропаганда һәм агитация алып барганнар дип кулга алып 58-8, 58-10нчы статьялар буенча хөкем иткәннәр. Шундый язмыш Мостафа кешеләрен дә урап үтми. 1937 елда Фатыйх мулла, Миңнегалиев Харис, Кашапов Гыйльметдин, Гафаров Сабур, Солтанов Хәйдәр, Кашапов Мөҗәһит, Зарипов Харислар кулга алынып, хөкем ителәләр. Шулар арасыннан Гафаров Сабур, Миңнегалиев Харис, Кашапов Гыйльметдин унар ел утырып авылга әйләнеп кайталар.
Каһиров Мөҗәһит мулланы 1937 елда кулга алалар. Мөдәрис мөэзиннең кызы Рәйханә апа сөйләвенчә, Мостафа авыл Советы янына бер йөк машинасы килеп туктаган. Мөҗәһит мулла ике рәкәгать намаз укырга рөхсәт сораган. Намазын укып бетергәч, ул Закиров Шәмсемөхәммәттән (Мостафа кешесе) бүреген сорап алып, башына кигән һәм үзенең башындагы кара чуклы кызыл фәсен салып Шәмсемөхәммәткә биргән. Ул фәс әле дә Закиров Миңнеәхмәтнең (Закиров Шәмсемөхәммәтнең улы, соңрак Мостафа авылы мулласы була) сандыгында саклана. Шуннан соң ике кулын артка каерып бәйләп, хәзрәтне машина кузовына ыргыталар. Кеше бик күп җыелган, барысы да елап озатып калганнар. Бу сакалы агарган картның кулын бәйләмәсәләр дә беркайда да китмәс иде дип, бик кызганганнар үзен. Бу вакытта аңа 65 яшь була. Мөҗәһит хәзрәт кешеләр дә дәвалаган: өшкереп тә, табиблык ысулы белән дә. Корбан чалса, аш-суны ишек алдына әзерләп, ятим, фәкыйрь, гәрип кешеләрне җыеп сыйлаган.
Рәйханә апа сөйләвенчә, Мөҗәһит хәзрәттә әүлиялек (Аллаһ кодрәте белән могҗиза тудыручылар) белеме дә зур булган.
Мөҗәһит хәзрәтнең үлемен ике төрле сөйлиләр. Кайберәүләр Уфа төрмәсендә, кайберәүләр Архангельский төрмәсендә үлгән дип фараз итәләр. Уфа төрмәсендә утырганда, хәзрәт белән бераз вакыт Харис агай да (Зөләйханың ире) булган. Ләкин ул да, әйләнеп кайткач, хәзрәтнең язмышы турында әйтә алмаган.
58-8, 58-10нчы статьялар буенча иң югары җәзага хөкем ителгән, хөкем карары 1937 елның 11 сентябрендә үтәлгән. 1989 елның 15 маенда реабилитацияләнгән”.
Кулъязмаларны укып һәм ул еллар фаҗигасен күз алдына китереп, репрессия елларының никадәр шомлы һәм кырыс булуларын аңлыйсың. Бер гаепсез кешеләр, аларның гаиләләре зыян күргән. Әти-әниләрне озак срокка төрмәләргә япканнар, еш кына алар бер китүдән кайтмаган. Балалар әти-әнисез, яшәр урынсыз калган. Әмма кан коелган шушы елларны хәтердән сызып ташлап та, тарихны кире борып та булмый.
педагогик хезмәт ветераны.