+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 октябрь 2019, 16:44

Ветераннар турында мәгълүмат җыябыз

Алда торган Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан прокуратура Бөек Ватан сугышында көченнән килгәнчә катнашкан районда яшәүче прокуратура хезмәткәрләре, шулай ук аларның туганнары (ат караучылар, машина йөртүчеләр, секретарьлар, курьерлар, мич ягучыларны һ.б. да кертеп) турында мәгълүмат җыя.

Моннан тыш, 1916 елда БАССРның Бакалы районы, Корыч авылында туган, 1941 елның 12 сентябрьдә сугышка алынган Хәбиров Солтан Җәмиловичның; 1900 елда БАССРның Бакалы районы Иске Шарашлы авылында туган, 1942 елның 15 июлендә чакырылган Григорьев Дмитрий Васильевичның; 1912 елның 17 декабрендә Татарстанның Тымытык районы Ялакул авылында туган Гыймаев Ялай Борһановичның туганнарының, аларны белүчеләрнең хәбәр бирүләрен үтенәм.
Материаллар киңкүләм мәгълүмат чараларында басылачак.
Бакалы авылы, Ленин урамы, 106нчы йорт адресы буенча район прокуратурасына мөрәҗәгать итүегезне яки 8(34742) 3-27-89, 3-29-77, 3-11-44 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Нинди дә булса язма архив мәгълүмат, сугышта катнашучыларның фотосурәтләре булу хуплана.
Гөлнара Ахунова,
 район прокуроры урынбасары,
  юстиция советнигы.
Читайте нас: