+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
31 октябрь 2019, 17:11

Зур гаиләдә бар да тырыша

Иске Балыклы авылыннан Валентина һәм Рәсил Гайфуллиннар безне якты йөз белән каршы алдылар. Маллар ашаткан вакыт иде, шуңа күрә хуҗаларның эшен күзәтә-күзәтә аягөсте генә әңгәмәләштек.

Гайфуллиннарның хуҗалыгы шактый зур: унҗиде баш мөгезле эре терлек, дуңгызлар, йорт куяннары бар. Симертелүче үгезләрне хуҗалар абзарларда бәйдә тотуны өстен күрә. Терлекләр асрау өчен ихатада барлык шартлар тудырылган. Ана дуңгызларны аерым бинада тоталар. Ир белән хатын дуңгызлар асрау отышлы, дип саный, чөнки дуңгыз балаларын һәм үскәнрәкләрен дә сөт калдыклары белән ашатырга була. Бу үсәргә булыша, үзкыйммәтен дә киметә. Дуңгыз балаларын саталар - гаилә өчен яхшы табыш. Сөтнең артыгын «Партнер» җәмгыятенә тапшыралар, сөт продуктларын базарда саталар.


Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 1 ноябрьдә чыккан 88нче санында укыгыз.






Читайте нас: