+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 ноябрь 2019, 18:11

Балан бәлеше

Эчлек:Ярты кг баланга ярты стакан песок салып, утка куябыз. Шуңа 2 аш кашыгы сыер мае, 3-4 кашык манный ярмасы (сыеклыкка карап) салып бутап торабыз, куера башлагач сундерәбез.

Камыр:
1 стакан җылы су, 1 чәй калагы чупрә, шикәр комы, тоз тәменчә, 6-7 аш калагы сыек май салып йомшак камыр басабыз.
Бәлешне бөреп 180 градуска мичкә куябыз, газ плитәсен бәлешне тыкканда гына кабызырга; алдан кабызмагыз. (Дрожжилы камырны кабартырга кирәкми).
Бәлеш әзер!
Читайте нас: