+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 ноябрь 2019, 17:19

Халык файдасына эшлиләр

«Нива» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять хуҗалык эшчәнлегенең барлык юнәлешләрендә елдан-ел югары җитештерү күрсәткечләренә ирешә. Быел да җитәрлек күләмдә азык хәзерләнгән, мул уңыш җыелган, көзге чәчү үткәрелгән, терлекләрне кышлату өчен биналар әзерләнгән.

Быел хуҗалыкта 33 мең центнерга якын ашлык җыеп алынган һәм суктырылган. Гектарыннан уртача уңыш 14 ц чамасы тәшкил иткән. Уҗым бодае, көнбагыш, борчак аеруча уңган. Механизаторларның тырышлыгы, заманча техника куллану нәтиҗәсендә барлык культураларны да агротехник срокларда, югалтуларсыз җыеп алганнар. Комбайнчы Сергей Минагин - 11416 ц, Александр Евстафьев - 10190 ц, Равил Хөсәенов – 10783 центнер ашлык суктырып, тагын бер тапкыр игенчелек осталыгын, үз эшләренә тугры булуларын һәм туган җирне яратуларын расладылар. Ашлык ташуда Александр Фролов (14887 ц), Сергей Гордеев (13777 ц) югары күрсәткечләргә ирешкән. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны чабуда Сергей Лаишев, Сергей Круглов аерылып торган.
Урып-җыюны төгәлләүгә, шунда ук 850 гектарга көзге культуралар чәчүгә керешкәннәр. Көздән сөрүнең язгысыннан зур өстенлеккә ия булуын аңлап, бу мөһим агротехник чарага аерым игътибар бирелгән. Биредә Рамил Хөсәенов тырышып эшләгән.
Терлек азыгы хәзерләү белән беррәттән ферманы кышка әзерләү эшләре дә алып барылган. Үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылган агымдагы ремонт белән бергә ныклы азык базасы булдырган. 7,3 мең ц печән, 15 мең ц сенаж, 8,2 мең ц салам, 6 мең ц фураж хәзерләнгән. Азык запасы кышлатуның тулы утлыклар һәм югары продукциялек белән үтәчәгенә ышаныч бирә.
Фермада 788 баш мөгезле эре терлек асрала, болар: симертүдәге үгезләр, таналар, сыерлар, бозаулар. Уртача тәүлеклек артым инде күп еллар югары булып кала – бүгенге көндә ул 874 г тәшкил итә. Зооветеринария таләпләрен үтәү, ныклы азык базасы, терлек асрауның яхшы шартлары һәм мөдир Семен Князев җитәкчелегендә ферма коллективының намуслы эше – уңышлы хезмәт нигезе. Терлекчеләр Петр Соколов, Валентина Данилова, Владимир Мещеряков, Сергей Саличкин һ.б. үз эшләрен яхшы белеп, фермада күп еллар хезмәт куялар.
Яшь ярымлык 630-650 кг авырлыктагы терлекләр сатуга китә. Малларны үз акчаларына сатып алып урнаштырган сугым цехында чалалар. Цех урнаштыру чыгымнарның бер өлеше дәүләт тарафыннан субсидияләнгән.
Шулай ук хуҗалыкта ел саен машина-трактор паркы яңартыла, матди-техник база ныгытыла. Быел туфракны тирән йомшарткыч, культиватор, ЗАВ-40 ашлык чистарту комплексы сатып алынган - барлыгы техника алу 10 млн. сумга төшкән.
Коллективның эше өчен барлык шартлар да тудырылган. Хезмәт хакы, отпуск акчалары вакытында түләнә, мораль һәм матди кызыксындыру чаралары кулланыла. Агымдагы елның 9 аенда айлык хезмәт хакы 19268 сум тәшкил иткән. Урып-җыю вакытында ул 24-26 мең сумга җиткән. Авыл хуҗалыгы җәмгыятенең салымнар, бюджет һәм бюджеттан тыш фондларга башка түләүләр буенча бурычлары юк.
Э.Солтанова.
Читайте нас: