+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 ноябрь 2019, 17:25

Коллективның гомум уңышы

«Агро-Ресурс» авыл хуҗалыгы предприятиесе элекке «Тактагул» авыл хуҗалыгы комплексы базасында эшли башлавына биш ел булды. «Мирас»ка безгә 200 гектар җир һәм техника эләкте, аның торышы мактанырлык түгел иде.

Хуҗалык җитәкчесе - энергияле һәм инициативалы эшкуар Руслан Салаватович Дәүләтшин хезмәт эшчәнлеген иң элек машина-трактор паркын киңәйтүгә һәм чәчү мәйданнарын арттыруга юнәлдерде. Шактый гына үз акчабызны салып, кредитлар һәм заемнар кулланып, техниканы яңартып, җирне күңел биреп эшкәртеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Хәзерге вакытта Иске Маты, Тактагул, Бакалы, Иске Корыч авыл биләмәләре территорияләрендә урнашкан 9 мең гектардан артык чәчүлек мәйданнары бар.
Бүгенге көнгә барлык чәчү мәйданнарының 90 проценты чабылган һәм суктырылган, 6 628 гектардан артык мәйданнан уңыш җыелган. Агротехник срокларда 1091 га - бодай, 1105 га - арпа, 619 га - карабодай, 1808 га - горчица һәм 2550 га көнбагыш җыеп алынды.
Кыр эшләре ахырына якынлаша, 170 га көнбагыш җыясы калды. Майлы культураны урып-җыю авыл хуҗалыгы тармагының барлык заманча таләпләренә туры килгән сигез комбайнда һәм өч тезем ургычында алып барыла. Барлык техника гарантияле яки сервис хезмәтендә, бу исә туктап торуларсыз эшләү мөмкинлеген бирә.
Шул ук вакытта яңа чәчүлекләр өчен дә туфрак әзерлибез. Бүгенге көнгә 5 мең гектардан артык мәйдан сөрелгән. Уңышы җыеп алынган җирләрнең бер өлеше парга калдырыла, ә бу 2870 га. Көзге чәчүне агротехник срокларда башкардык, аерым алганда, 1085 га бодай һәм 1015 га арыш чәчелгән.
Сыйфатлы орлык материалы сатып алуга, кырларны химик эшкәртү буенча чаралар үткәрүгә, әйләнә-тирә мохитне саклауга зур игътибар бирәбез. Алар нәтиҗәсендә без чәчү мәйданнарын 1500 гектарга арттыруга ирештек.
Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән табыш үз акчабызга хуҗалык технопаркын киңәйтү мөмкинлеген бирде. Быел дүрт МТЗ-82 тракторы, үзйөрешле «Туман-2М» сиптергече, KSU-1 үзйөрешле печән чапкычы, Кировец К-739 «Стандарт» тракторы сатып алдык.
Әлбәттә, бөтен эшчәнлек безнең команданың көйле хезмәте белән алып барыла. Комбайннар штурвалы артында Иванов Семен Михайлович, Ситдыйков Илнур Римович эшлиләр. Продукцияне ташуда Асылгәрәев Рудин Кимович тырыш хезмәт куя.
Туган җиргә мәхәббәт һәм кешеләрнең анда эшли белүе нәтиҗәсендә без киләчәктә дә уңышларга ирешербез дип ышанам.
Артур Асылгәрәев,
начальникның җитештерү буенча урынбасары.
Читайте нас: