Барлык ингридиентларны кушып камыр басабыз һәм холодильникка тыгып куябыз.
Эш урынын көйләргә тотынабыз. Әгәрдә вакытыгыз бар икән камырны 30 - 40 минут тотабыз холодильникта, вакыт кысырынкы икән, эшкә сразу тотынабыз.
Камырны бик юка иттермичә җәябез, песокта әйләндерәбез һәм өчпочмак итеп ясыйбыз. Алдан духовканы 200 - 250 градуста җылытабыз, һәм печеньеларыбызны пичкә озатабыз. Пешкәнче тотабыз, вакытын үзебезчә карыйбыз.