+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 ноябрь 2019, 13:10

Миграция хезмәтенең эш көннәре

11 сентябрьдә Русия Федерациясе Эчке эшләр органнарының миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәләре оештырылуга 300 ел тулды. Русиядә паспортлаштыруга нигез Петр I тарафыннан салына, ул килүче чит ил гражданнарын контрольдә тоту һәм исәпкә алу бурычын полициягә йөкли. Русиядә беренче тапкыр «паспорт» сүзе чит ил кешеләренең шәхесен таныклаучы документ буларак 1719 елның 31 августындагы Указда (яңа стиль буенча 11 сентябрь) телгә алына.

Миграция хезмәте, үз мөмкинлекләреннән файдаланып, җинаятьчелеккә каршы көрәштә, хокук тәртибен тәэмин итүдә һәм хокук бозуларны профилактикалауда актив катнаша. Русия Эчке эшләр министрлыгының миграция бүлекчәләре хезмәткәрләре миграция өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча планлы эш алып баралар. Аның актуаль өлеше булып Русия Федерациясе гражданлыгына кабул итү, чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган кешеләргә Русия Федерациясенә керү, яшәү һәм вакытлыча тору өчен документлар рәсмиләштерү һәм бирү, шулай ук РФ территориясендә хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү тора. Алдынгы мәгълүмати технологияләр кулланып, халыкка дәүләт хезмәте күрсәтү төп бурычларның берсе булып кала.
Хәзерге вакытта Бакалы районы территориясендә куелган бурычларны зур булмаган, әмма Русия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсенең бердәм һәм хезмәт сөючән коллективы уңышлы хәл итә. Паспорт-виза эше инспекторлары Ф.М.Әхәтова, Р.Ф.Зотова һәм белгеч–эксперт А.А. Гыйбадуллина вазыйфаларын югары профессиональ дәрәҗәдә башкаралар. Югары компетентлык, йөкләнгән эш өчен җаваплылык, белем һәм тәҗрибә, намуслылык һәм вөҗданлык бүлек хезмәткәрләренә үзләренең хезмәт бурычларын лаеклы башкарырга һәрвакыт ярдәм итә. Данлы хезмәтләре хәзерге буын өчен үрнәк булып торган ветераннар яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертәләр. Моның өчен паспорт-виза хезмәте ветераннары А.Х.Яппаровка, А.Х.Сөләймановага, Л.А.Никитинага, Ф.Н.Саниевага чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Рәфил Хаҗиев,
миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә начальнигы,
полиция майоры.
Читайте нас: