+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 ноябрь 2019, 11:18

Тиз тозлана торган тәмле кәбестә

Кирәк була:1 уртача кәбестә2 кишер1 кечкенә чөгендер4-5 тырнак сарымсак5 дәнә хуш исле борыч1 лавр яфрагы

Рассол өчен:
1 л су
3 а.к.тоз
1 стак.шикәр комы
1/2 стак. 9% уксус эремәсе
1/2 стак.сыек май
Банка төбенә берничә өлешкә бүленгән сарымсак, тәмләткечләрне салып калдырабыз.
Кәбестәне, турыйбыз. Кишерне, чөгендерне, сарымсакны угыч аркылы чыгарабыз. Яшелчәләрне катлы - катлы итеп берсе артыннан берсен салып 3 литрлы банкага тыгызлап тутырабыз. (Әйбәт тыгызлап тутырылган 3 л банкага 1 л рассол керә. ) Ахырдан кайнар рассол салабыз. Капрон капкач белән каплап, тәлинкәгә әйләндереп 1 тәүлек тотабыз. 1 тәүлектән соң салкынча жиргә, яки суыткычка куябыз.
Кәбестә әзер, ашый башларга да була.
Рецепт авторы Динә Мәннапова.
Читайте нас: