+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 ноябрь 2019, 14:21

Туган көнең котлы булсын!

Кадерле әниебез, картәниебез ГАБДУЛЛИНА РӘМИЛӘ МАНСУР КЫЗЫН юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз!

Кадерле әниебез, картәниебез


ГАБДУЛЛИНА

РӘМИЛӘ МАНСУР КЫЗЫН


юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз!
Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату

гомер иткән әтиебез Габдуллин Рафаил Әмирҗан улы белән алдагы көннәрегездә дә пар канатларыгыз каерылмасын. Балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсәгез иде.


Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.

Син булганда без бәхетле,

Синең белән якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле бул,

Сиңа озын-озак гомер телибез!


Балаларың һәм оныкларың

Рөстәм-Ирина, Рушад-Гөлсинә,

Илдар-Виктория, Ринат,

Айдар, Азат, Рания, Кәрим.


Камышлы, Туймазы.
Читайте нас: