+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
9 ноябрь 2019, 16:06

Авыл хатын-кызы бар эшкә да өлгер

Көзге яңгырлы, салкынча көн булуга карамастан, без, уңган-булган китап яратучы авыл хатын-кызлары, Куштирәк китапханәсендә бик озак еллар эшләп килүче “Ахирәтләр” клубының чираттагы кичәсенә җыелдык.

Безне якты, җылы, чиста бинада эчтәлекле, матур итеп бизәлгән китап күргәзмәләре белән китапханәчебез Р.Х.Вилданова каршы алды. Китапханәдә язучыларның, күренекле шәхесләрнең иҗатына, китапларына, юбилейларына, ел тематикасына багышланган матур кичәләр еш уза.
“Ахирәтләр” клубына йөрүчеләрнең яше чикләнмәгән. Тормыш тәҗри-бәсе туплаган, йөзләрендә яшәү яме-тәме балкып торган акыллы карашлы, җитди-басынкы дәү әниләр, йөзләре шатлык белән тулы, үзләре дә елмаеп торучы урта яшьләрдәге апалар, яшь киленнәр җыелдык. Кичәнең беренче өлешен “Яшә син, сөекле Башкортстан!” дип атап, китапханәче Рәзинә Хәммәтовна Республиканың туган көненә багышлады. Соңгы вакытта республикабызда шактый үзгәрешләр булып тора. Алар турында радио, телевидение, сайтлар аша хәбәрдар булып торсак та, басылганы тарихта кала, шуңа кайсы берләрен искә алып уздык. Республика алдында яңа планнар, яңа өметләр, яңа омтылышлар. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ирешелү бары тик безнең үзебездән генә тора. Илебезнең, республикабызның, авылыбызның киләчәге матур булсын өчен барчабыз үз өлешен кертсә иде, дигән теләк белдерде алып баручы.
Кичәбезнең кунагы булып Русия һәм Башкортстан Язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның «Бәллүр каләм» премиясе лауреаты Венера Зимфировна Мәҗитова катнашты.Ул үзнең иҗат башлангычы, беренче китабы “Туйга өч көн кала” дип исемләнгән һәм күптән түгел генә нәшер ителгән “Татар ашлары”, “Хуҗабикә” китаплары белән таныштырды. Бу китапларга кергән рецептларның гади, үзебездә үскән яшелчә-җимешләрдән әзерләнүе, файдалы булуы күңелгә хуш килде. Венера Мәҗитова шулай ук иҗатташ дусларының яңа чыккан китаплары белән дә таныштырды. Кичәбезне Чулпан Шәрипова башкарган җыр тагын да ямьләде.
Киләсе бүлек тырыш, уңган, өлгер авыл хатын-кызларына багышланды, чөнки октябрь аенда Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көне дә билгеләп үтелә. Китапханәче Р.Х.Вилданова авыл хатын-кызларына багышланган матур шигырьләр укыды. Башкорт, татар язучыларының гүзәл затларның тормышын, уй-хисләрен, сөю-сөелүләрен, әхлакый сыйфатларын, ныклыгын, җитезлеген чагылдырган халыкчан әсәрләре белән таныштырды.
«Ахирәтләр» клубының актив катнашучысы Роза Мостафина үзенең кул эшләрен күрсәтте. Төрле материаллардан эшләнгән картиналар, күз явын алырдай роза чәчәкләре, бәйләмнәре барыбызны сокландырды. Шәрифуллина Альбина үзе язган шигырьләрен укып ишеттерде, җырлап та күрсәтте. Аның иҗаты авылыбыз хатын-кызларына, табигатенә багышланган иде. Кичәбездә мул бәйрәм табыны да алар әзерләгән, пешергән сый-хөрмәттән тулып торды. Табын артында рецептларыбыз, киңәшләр һәм серләребез белән уртаклаштык. Истәлеккә фотога төштек. Менә шулай уңган ул авылым хатыннары.
Кичәбез мәгълүматларга, кызыклы һәм кирәкле киңәшләргә бай, мавыктыргыч булды.
Регина Фәрукшина,
Куштирәк авылы.
Читайте нас: