+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 ноябрь 2019, 17:19

Авыл эшчәннәренә - хөрмәт һәм дан!

Районның басу һәм ферма эшчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Район үзәгендә узган тантаналы чарада җитештерү алдынгыларын хөрмәтләделәр.

Авыл эшчәннәре шатлыгын уртаклашырга республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының ревизия эше бүлеге начальнигы Р.З.Әхмәдшин килде.


Рәсми өлеш алдыннан залда урындагы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең, аграр колледж казанышлары күргәзмәсе җәелдерелде, «Бакалы» кулланучылар җәмгыяте продукциясе күргәзмәсе һәм дегустацияләү оештырылды.
Авыл эшчәннәре бәйрәме район хакимияте башлыгы А.Г.Андреевның чыгышыннан башланды. Александр Георгиевич докладында билгеләп үткәнчә, Бакалы аграрийларының яхшы һәм зур казанышлар аз түгел. Быелгы басу эшләре сезонын авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, һава торышы шартларына карамастан, яхшы нәтиҗәләр белән төгәлләделәр. Урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның тулай җыемы эшкәртелгәннән соң 59 мең тонна тәшкил итте, гектардан уртача уңыш - 18,6 центнер. Бу тиешле күләмдә орлык һәм ашлык фуражы әзерләү мөмкинлеге бирде.

Район җитәкчесе районның мөһим тармагы эшенә зур өлеш керткән күп кенә басу һәм ферма эшчәннәре, предприятиеләр коллективлары исемнәрен ихлас рәхмәт сүзләре әйтеп атады, залда җыелучыларга, алар йөзендә авыл хуҗалыгы производствосының барлык хезмәткәрләренә намуслы, фидакарь хезмәт өчен рәхмәт белдерде.

Җитештерү алдынгылары исәбендә «Дружба» кооперативы, «Нива» җәмгыяте, «Якты чишмә» кооперативы, Чернов КФХсы коллективлары, «Үмер», «Мирзаит», «Очкын» җәмгыятьләре, «Боҗыр», «Учтым» кооперативлары яхшы эшләре өчен билгеләп үтелде.

Аннан соң тантаналы шартларда җитештерү алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.


Эльвира Шәйхразиева.


Автор фотолары.


Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 8 ноябрьдә чыккан 90нчы санында укыгыз.




Читайте нас: