+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 ноябрь 2019, 17:39

Эремчекле торт рецепты

Камыр өчен кирәк була: 1 пачка майсызлыгы әз булган эремчек 2 йомырка 1 стакан шикэр комы 0,5 чәй калагы тоз 1,5 чәй калагы чәй содасы Он

Крем өчен
Ярты литр сөт
1 стакан шикэр комы
2 йомырка
1,5 аш калагы он
200 гр ак май өй температурасында
Эремчекне ваклыйбыз, кушабыз йомырка, тоз, песок, чәй содасын салып болгатабыз да он салып камыр әвәлибез. 1 сәг кә холод ка куябыз.
Кремны ясыйбыз.
Сөтне җылытырга куябыз, бер савытта йомырка, песок, он салып тугылыйбыз да сөткә салабыз, болгата болгата пешереп бетерәбез. Крем суынгач майны салабыз.
Камырны 6,7 кисәккә бүлеп, җәеп духовкада пешереп алабыз, әзер крем белән сылыйбыз да, 6,7 сәг тән соң тортыбыз әзер була.
Тәмле булсын!!!
Рецепт авторы Мәрьям Миннегулова
Читайте нас: