+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 ноябрь 2019, 16:33

Җинаятьчелеккә каршы көрәш – төп бурыч

Җинаятьчеләрне эзләү - физик, мораль, интеллектуаль көчләрнең зур запасын таләп итә торган катлаулы, хәвефле эш.

Шуңа карамастан, аларның хезмәте бик кызыклы һәм мавыктыргыч. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре күп кенә бурычларны хәл итә - җинаятьчеләрне, шул исәптән тикшерү һәм алдан тикшерүдән яшеренгән кешеләрне эзләү белән шөгыльләнәләр, профилактик эш алып баралар, хәбәрсез югалган кешеләрне эзлиләр. Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең өлкән оперуполномоченные полиция капитаны К.С.Антошкин, оперуполномоченныйлар - полиция майоры И.Г.Букаев, полиция капитаны В. Ю.Елесеев куелган бурычларны уңышлы үти.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре эшчәнлегендә җинаятьне ачуга ярдәм итүче мәгълүмат алу мөмкинлеге биргән гражданнар белән аралашу зур әһәмияткә ия. Гражданнарыбыз алга таба да җинаятьләрне кисәтү һәм ачуда актив катнашсыннар һәм эчке эшләр органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итсеннәр иде.
Фәнзил Ялилов,
полиция начальнигының оператив эш буенча
урынбасары,
полиция капитаны.
Читайте нас: