+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 ноябрь 2019, 09:18

Полиция көне белән!

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннары!Сезне һөнәри бәйрәмегез – Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлыйм! 

Сез гомерегезне мөһим һәм җаваплы эшкә - гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, җәмәгать тәртибен, хәвефсезлек һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышладыгыз. Полициядә хезмәт итү авыр, хәвефле, әмма игелекле эш, һәм сез дәүләт һәм гражданнар алдында бурычыгызны һәрвакыт намуслы һәм лаеклы башкарасыз. Һәр кеше өчен иң мөһим булган шәхси иминлеккә һәм тыныч тормышка хокукны тәэмин итүгә бәйле хезмәтегезне лаеклы башкаруыгыз өчен рәхмәт. Аерым рәхмәт сүзләрен халыкка тугрылыклы хезмәт иткән, Ватан алдындагы Конституция бурычларын намуслы һәм лаеклы үтәгән ветераннарга җиткерәм.
Полиция хезмәткәрләренең алга таба да эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең элеккеге буыннары туплаган данлы традицияләргә тугры калачагына, үз вазыйфаларын тиешенчә башкарачагына, тотрыклылыкны һәм гражданнарның тынычлыгын ныгытуга зур өлеш кертәчәгенә ышаныч белдерәм. Барлык хезмәткәрләргә, ветераннарга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча куелган бурычларны хәл итүдә уңышлар телим! 
Муниципаль район
хакимияте башлыгы А. Г. Андреев.
Читайте нас: