+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 ноябрь 2019, 16:35

Талантлы белгеч

Алдан тикшерү төркеме - Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлегендә күбесенчә хатын-кызлар эшләгән бүлекләрнең берсе, чөнки биредә эш тырышлык, җентеклелек, игътибарлылык таләп итә.

Алдан тикшерү төркеме тикшерүчесе, полиция майоры Н.А.Никифорова шушы сыйфатларга ия. Надежда Александровна Эчке эшләр органнарында - 2004 елдан, ә алдан тикшерү төркемендә 2015 елдан хезмәт итә. Белем, талант һәм зур хезмәт сөючәнлек коллегабызга яхшы нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә. Полицейский һөнәре еш кына хәвефле булса да, ул кыенлыкларны җиңел җиңеп чыга. Нормага салынмаган эш көне, рейдлар, дежур тору, командировкалар, полиция хезмәтенең башка авырлыклары Надежда Александровнага комачаулык түгел. Ә өйдә аны кызы, улы, әти-әнисе, бертуганнары көтеп ала. Коллегабызга әлеге авыр һөнәрдә ныклык, чыдамлык һәм куйган максатларына ирешүен телибез.
Анжелина Миңнебаева,
алдан тикшерү төркеме начальнигы, полиция капитаны.
Читайте нас: