+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 ноябрь 2019, 00:02

Камышлытамакта Хакимият көне

Районда Хакимият көннәре - район хакимияте башлыгы А.Г.Андреевның, аның урынбасарлары, төрле ведомство җитәкчеләренең районда яшәүчеләр белән очрашулары девам итә. Чираттагы очрашу Камышлытамак авылы мәдәният йортында узды.

Җыелышның көн тәртибендәге беренче мәсьәлә авыл биләмәсе башлыгының 2019 ел отчеты булды. И.Ә.Раянов авыл биләмәсендәге эшләр торышы белән таныштырды, авыл Советы территориясендә тормышка ашырылучы, халыкны социаль тәэмин итү, экологик хәвефсезлек һәм территорияләрне төзекләндерү, юлларны ремонтлау һәм төзекләндерүгә кагылучы программалар турында җентекле сөйләде. Илшат Әхәтович урындагы депутатларга, актив һәм инициативалы гражданнарга ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Алар, шулай ук авыл Советы территориясеннән чыккан хөрмәтле кешеләр булышлыгы белән мәчеткә, сугышта катнашучыларга куелган һәйкәлгә капиталь ремонт ясалды, Хәтер аллеясы утыртылды, «Ак калфак» җәмгыяте оештырылды һәм башка эшләр башкарылды.

Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ю.С.Зыязетдинов - финанс идарәсе начальнигы да үзенең чыгышында күп уңай моментларны китерде. Ул территориядә төзекләндерү эшләре яхшы оештырылган, мәгариф, мәдәният, ФАПлар яхшы эшли, дип билгеләп үтте. Авыл Советы Урындагы инициативаларны хуплау, «Безнең авыл», «Реаль эшләр» программаларында актив катнаша. Быел, бу программада дүртенче тапкыр катнашып, Учтым авылында 1350 м су үткәрү торбалары алыштырылды. (Исегезгә төшерәбез, 2016 елда камышлылар һәм урманайлылар бу программаның беренче катнашучылары булдылар). Бу авыл Советы да, халык та теләсә нинди мәсьәләне хәл итүнең һәр авыл кешесенә, халыкның актив катнашуына һәм җаваплылыгына бәйле булуын аңлавы турында сөйли.


Эльвира Шәйхразиева.


Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 12 ноябрьдә чыккан 91нче санында укыгыз.



Читайте нас: