+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 ноябрь 2019, 18:49

Киләчәккә ышанычлы атлыйлар

Авыл хуҗалыгы тармагы - күп көч салу таләп ителгәннәрнең берсе. Кайберәүләр таңнан башланып кояш баеганга кадәр дәвам иткән, бигрәк тә чәчү яки урып-җыю чорында, һәр аяз көн исәптә булганда, авыр хезмәттән чигенеп, авылны ташлыйлар. Ял да итәр идең, әмма эшләргә кирәк. Авыл җирендә яшәүчеләрне юкка гына эшчәннәр димиләр. Иске Әҗмидән ирле-хатынлы Илфак һәм Наталья Каниповлар нәкъ менә шундыйлар.

Көнне иртәнге биштән башлап, кичкә кадәр эшлиләр. Бөтен терлекне ашатырга, эчертергә, алар артыннан җыештырырга кирәк. Хуҗалыкларында сигез савым сыеры бар, ә барлыгы мөгезле эре терлекләр егермедән артык.
- Сөтне савытларга салып, Туймазы шәһәренә сатарга алып барабыз. Каймакны да, эремчекне дә яратып сатып алалар. Сөтне тапшырабыз да, - ди безгә Наталья Николаевна. - Моннан тыш, бозауларга эчерәбез, үзебезгә калдырабыз, табыныбыз сөт ризыкларынан өзелеп тормый.
Эшне кечкенәдән башлап җибәрәләр. Моннан ун еллап элек үз участокларында теплица төзиләр, кыяр, помидор үстереп саталар. Соңрак, 24 гектар пай җире алып һәм 35 гектарны өстәмә арендалап, бөртекле культуралар, печәнгә күпьеллык үлән үстерә башлыйлар.
- Авылда яшәү һәм эшләү өчен ныклы сәламәтлек, техника булу кирәк, - дип исәпли гаилә башлыгы Илфак Арсланович.
Хуҗалыкта асылма һәм тагылма җиһазлары белән ике МТЗ-80 тракторы бар. Шуңа күрә Каниповлар, эшчеләрне читтән җәлеп итмичә, терлек азыгы хәзерләүне үзләре башкаралар. Өлкән уллары, Лениногорск нефть колледжы студенты Илнар укудан буш вакытларында әтисенә булыша: техникада эшли, аны ремонтлый. Кызлары Эльвина әнисенә хуҗалык буенча ярдәм итә. Төп дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, ул нефть колледжына укырга керде. Кече уллары Данис икенче сыйныфта укый, аның да үз вазыйфалары бар. Балалар кечкенәдән әти-әниләренә ярдәм итеп, хәленнән килгәнчә эшләргә күнеккәннәр.
Югары белемле агроном буларак, хуҗа үз җирләрендә эшне дөрес алып бара. Шуңа да бөртеклеләрнең уңышы яхшы: гектарыннан 20-30 центнер. Ашлыкны саклау өчен ир белән хатын арендага склад алганнар, ә артыгын саталар.
Читайте нас: