+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 ноябрь 2019, 16:38

Сеңлемә хат

Чәчләребез агарса да,Ә маңгайлар сырланса да,Картаймасын безнең күңел,Картаерга мөмкин түгел.

Чәчләребез агарса да,
Ә маңгайлар сырланса да,
Картаймасын безнең күңел,
Картаерга мөмкин түгел.
Оныклар безне яшәртә,
Ә йөрәктә көч-дәрт арта.
Үткән гомер матур үтсен,
Карама син борылып артка.
Киләчәккә сөенеп яшик,
Могҗизалар көтсен йөрәк.
Без бит әле балаларга,
Оныкларга бик нык кирәк.
Күңелнең бар назын биреп,
Яшәргә без омтылабыз.
Балалар, оныклар белән
Картаюны да онытабыз.
Безгә дигән гомер көзе
Бик еракта әле бездән.
Шулай булгач, ул көзләрнең
Булсын күге бары аяз.
Зифа ТОЧИНА (Сөләйманова).
Кандалакбаш-Екатеринбург.
Читайте нас: