+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 ноябрь 2019, 22:39

Янгын извещателен - һәр йортка

Статистика буенча, кешеләрнең янгыннарда үлеменең төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, электр җиһазлары, мичләр, җылылык эшләп чыгаручы һәм көнкүреш газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу.

Янгыннарның күбесе төнлә килеп чыга, фаҗига сөрем газы белән агулану нәтиҗәсендә була. Мондый очраклардан үзеңне һәм туганнарыңны автоном янгын извещателе ярдәмендә сакларга мөмкин. Бүгенге көндә бу - бинада янгын чыгуны ачыклау буенча иң нәтиҗәле ысулларның берсе.
Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә автоном извещательләр урнаштыру буенча эш 2016 елдан башлап актив алып барыла. Авыл Советы хакимиятендә профилактик төркем оештырылды, аңа федераль дәүләт янгын күзәтчелеге, полиция хезмәткәрләре, социаль яклау хезмәткәрләре керә. Берлектәге эш барышында авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрнең яшәү урыннары тикшерелә. Төркем ялгыз яшәүче, имин булмаган, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә йөри, ата-аналар белән көнкүрештә янгын хәвефсезлеге чаралары турында әңгәмәләр үткәрә, шул ук вакытта балаларның ут белән шаяруы мәсьәләсенә аерым игътибар бирә.
2016 елдан авыл Советы территориясендә 375 янгын извещателе урнаштырылган. Бу ел башыннан «хәвеф төркеме»ндәге гражданнарга 35 извещатель куелды.
Республика бюджеты исәбенә октябрьдән 55 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарга приборларны урнаштыру буенча эш башланды. Янгыннарны кисәтү үзәге белән (Туймазы шәһәре) берлектә бушлай 126 прибор урнаштырылды. Шушы көннәрдә мондый приборлар тагын 23 ялгыз яшәүче граждан йортында барлыкка киләчәк.
Моннан тыш, Башкортстан Республикасы Башлыгы указына ярашлы, 2018 елның 1 гыйнварыннан бала туган гаиләләрне автоном извещательләр белән тәэмин иттеләр. Бу вакыт эчендә 120 прибор бирелгән һәм тапшырылган.
Бу эш дәвам итәчәк.
Владимир Семенов,
Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: