+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 ноябрь 2019, 22:32

Зур һәм тату гаиләбез тоткасы

Гаиләбез тоткасы - Гыймаева Әлфия Мугавовна турында шулай дибез. Бүген ул 60 яшьлек юбилеен билгели. Бу якыннары, туганнары һәм дуслары аңа белдерергә теләгән яхшы сүзләрне әйтү өчен яхшы сәбәп, хәер, яраткан хатынга, әнигә, картәнигә карата кайнар хисләр күрсәтү өчен сәбәпләр кирәкми дә. Әлфия Мугавовна - күңел җылысы һәм хәстәрлек өләшүче, оптимизм һәм тормыш сөючәнлеге белән дәртләндерүче иң кадерле кешебез.

Әлфия Камышлытамак авылында гади колхозчы гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Мугавья Абдуллович Ганиев - колхозда, әнисе Фирая Газиәхмәт кызы мәктәптә пешекче булып эшләгән, алар хезмәт сөючән, хөрмәтле кешеләр булганнар.
Камышлы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, безнең әни Бакалы май заводында сыр ясаучы булып эшли башлый, аннан соң озак еллар анда лабораториядә эшләде. Үз һөнәренә тугры калды, лаеклы ялга микробиолог вазыйфасыннан китте.
Аңа һәрвакыт тырышлык, хезмәт сөючәнлек, яңага омтылу, үҗәтлек кебек яхшы сыйфатлар хас. Производстводан аерылмыйча, Мәләвез сөт сәнәгате техникумын тәмамлый, «техник-технолог» белгечлеге буенча диплом ала. 1991 елда 4 разрядлы химик анализ лаборанты вазыйфасының барлык эш нечкәлекләрен үзләштерә, аннан соң аны закваска җитештерүнең 5 разрядлы операторы итеп производство лабораториясенә күчерәләр. 3 елдан соң лабораториядә инде 9 разрядлы микробиолог булып эшли. Сөекле әниебез кебек зур стажлы хезмәткәрләр бу оешмада сирәк була.
Тормыш иптәшеннән дә бик уңа. Кораллы көчләр сафларыннан күптән түгел генә кайткан яшь кеше белән очраша. Тиздән яшьләр туй үткәрәләр. Әтиебез Наил Вазыевич Гыймаев бөтен хезмәт эшчәнлеген гади булмаган шофер һөнәренә багышлады. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда.
Безнең бәхетле гаиләдә өч бала үсте. Әти-әни ярдәме белән без лаеклы тәрбия һәм белем алдык. Бүгенге көндә барыбызның да үз гаиләләре бар. Аларны җиде оныклары куандыра.
Көндәлек хәстәрлек-ләрдән азат вакытта бөтен гаилә - балалар да, оныклар да кунакчыл Әлфия Мугавовна йортындагы мул табын артына җыелалар. Алдагы юбилей тантанасында да без кадерле, сөекле, олы йөрәкле тормыш иптәше, әниебез, картәниебезне котлау өчен бергә җыелачакбыз. Ул өйдәге уңайлыкны, гаиләбез традицияләрен саклый, анда үзара ярдәмләшү, хөрмәт, татулык һәм мәхәббәт хакимлек итә. Ә юбилярыбыз - шушы зур һәм тату гаиләбезнең тоткасы.
Балалары исеменнән кызы
Гөлназ Хисамбиева.
Бакалы авылы.
Читайте нас: