+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 ноябрь 2019, 18:10

Авыл тырышларга таяна

Мостафа авылында Тимерҗан һәм Гөлүзә Таҗетдиновларны намуслы, ярдәмчел, хезмәт сөючән булулары өчен хөрмәт итәләр. Аларның өй ишекләре туганнары өчен генә түгел, дуслары, күршеләре, авылдашлары өчен дә һәрвакыт ачык.


Тимерҗан Фазлыевич - ныклы, ышанычлы кеше. Аны туган авылында һәркем белә. Игелекле һәм әдәпле кешедән беркемнең тупас сүз ишеткәне дә юктыр, мөгаен. Холкы гына түгел, куллары да алтын аның. Нәрсәгә генә тотынса да, ә ул балта остасы да, столяр да, бакча да үстерә - яхшы нәтиҗәгә ирешә.

Ул бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. Туган җиргә мәхәббәт аңа әтисеннән, сугыш ветераны Фазлый Таҗетдиновичтан килә. Сугыш ветераны авылда беренче тракторчы була, кулы бар эшне белә. Тимерҗан абый да аның юлыннан китә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфада ДОСААФ мәктәбендә укый, шофер-тракторчы һөнәрен ала һәм туган «Кызыл чишмә» хуҗалыгында хезмәт эшчәнлеген башлый. Аның исәбендә - меңәрләгән гектар чәчелгән, тырмаланган, культивацияләнгән җирләр, тонналаган прессланган печән, салам, үстерелгән бәрәңге, ашлык уңышы. Тимерҗан Фазлыевич ни белән шөгыльләнсә дә, аны вазыйфаларына намус һәм зур җаваплылык белән каравы аерып тора. Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, «Чишмә» җәмгыяте Мактау грамоталары, районның авыл хуҗалыгы идарәсенең Рәхмәт хатлары фидакарь хезмәтен раслый.


Ул тормыш иптәшеннән дә уңа. Гөлүзә Нәҗиповна - ышанычлы, тырыш хатын, уңайлы һәм пөхтә йортның учагын саклаучы. Тыйнак, аз сүзле, тырыш хатын кулында ут уйната. Утыз елга якын алар шатлыкларны да, кайгыларны да уртаклашып, гомер юлыннан бергә атлыйлар. Шуның 23 елын 94 яшькә җиткән каенанасы Сәгыйдә Шакировна белән яшиләр, соңгы көнгә кадәр улы һәм килене тәрбиясендә була ул.


Гөлүзә Нәҗиповна 25 елдан артык Мостафа почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы булып эшли. Производство-икътисади күрсәткечләр буенча бүлекчә елдан-ел призлы урыннар яулый. Хезмәттәшләренең, авылдашларының, почта элемтәсе цехы җитәкчелегенең хөрмәтен яулаган Г.Н.Таҗетдинованың да өлеше монда зур. Һәр авылдашын яхшы белә, һәрчак ярдәм итә, яңалыклар турында сөйләп аңлата, теге яки бу басма белән кызыксындыра. Бу - үз эшен яратып башкаручы җитәкче кешенең таланты. Озак еллар намуслы хезмәт өчен Г.Н.Таҗетдинова берничә тапкыр ведомствоның, «Авыл таңнары» гәзите редакциясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, аңа «БР почта элемтәсе мастеры» дигән мактаулы исем бирелгән.


Төп эшләрдән тыш, гаилә хуҗалыкта өч сыер, үгез, йорт куяннары, кош-корт асрый, бәрәңге, кабак, чөгендер үстерә. Яздан башлап көзгә кадәр алар көн саен 40-45 литр сөт тапшыралар, шуның белән ай саен гаилә бюджетына 10 мең сумнан артык акча керә. Өйдәге һәм ихатадагы бөтен эшне ир белән хатын бергә башкаралар. «Кем өлгерә, шул эшли, - диләр алар, - туганнар да ярдәм итә. Бәрәңге алу, печән хәзерләү, терлек сую кебек зур эшләрне бергәләп башкарабыз».

Таҗетдиновлар әнә шулай туганнары белән бергә аралашып һәм тату яшиләр. Алар - Мостафаның горурлыгы, һәр нәрсәдә үрнәк алырдай гаилә.


Эльвира Шәйхразиева.



Читайте нас: