+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 ноябрь 2019, 13:12

Аналарны хөрмәт иткән ил кодрәтле

Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров күпбалалы әниләргә “Ана даны” медален тапшырды.

— Сез — гаилә бәхете генә түгел, ил иминлеге сагында торучылар да, — диде ул Колонналы залга җыелган гүзәл затларга. – Сезнең шәхси батырлык — башкаларга үрнәк. Сездәй асыл затларны хөрмәтләп, илебез кодрәт ала. Бүген сез мәртәбәле дәүләт бүләге аласыз. “Ана даны” медален “Батырлык өчен” орденына тиңләргә буладыр. Бүген изге теләкләребез белән бергә, сезне, республикада гаилә, ана һәм бала мәнфәгатьләрендә эшчәнлек елдан-ел киңрәк җәелдереләчәк, дип ышандырасы килә. Республика Хөкүмәте эшчәнлегендә төп юнәлеш социаль өлкә булып кала — бюджет чыгымнарының 70 процентыннан күбрәге нәкъ шул юнәлештә кулланыла. Без арытаба да балалар бакчалары, мәктәпләр, сәламәтләндерү учреждениеләре төзүгә зур игътибар бирәчәкбез. Башкортстанда күпбалалы 46 мең гаилә яши, анда 155 мең бала тәрбияләнә.
— Күпбалалы гаиләләргә Хөкүмәт ярдәме безгә балаларыбызны тәрбияләүдә зур көч булып тора, — ди Бакалы районыннан Айгөл Галимова. — Бу хөрмәткә илгә лаеклы балалар үстереп җавап бирербез дип ышандырасы килә.
Бәйрәм алдыннан дәүләт бүләге алырга 47 гүзәл зат килгән иде. Алар арасында күбрәк - биш балалы аналар.
— Заман авыр дип, теләгәнчә бала багарга куркып торучы ахирәтләргә: “Курыкмагыз, бала багуның барлык тәмен, рәхәтен тоеп калыгыз!” — диясе килә, — ди Туймазы районыннан Альбина Кормангалина. — Һәр бала үз ризыгы белән туа, дәүләт ярдәме белән үстерү артык авырлыклар тудырмый. Без күпбалалы гаиләләр өчен каралган барлык ташламалардан файдаланабыз, пособиеләр алабыз. Үстергән балалар да ишле гаиләләр корыр дип ышанабыз.
Автор: Ризида Валитова.
Чыганак: Кызыл таң.
Читайте нас: