+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 ноябрь 2019, 16:07

Кремль рейтингы лидерларының берсе

Башкортстан губернаторлар арасында KPI (нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләре) башкару нәтиҗәләре буенча лидерлар исәбенә керде. Бу эшкә Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко йомгак ясады.

Рейтингта, халыкның Президентка һәм губернаторга карата ышаныч дәрәҗәсе, шулай ук узган сайлаулар нәтиҗәләре исәпкә алына. Башкортстан KPI арттырып үтәгән төбәкләр арасында Чечня, Тула һәм Курск өлкәләре белән беррәттән билгеләп үтелде.
Сергей Кириенко сүзләренә караганда, губернаторлар эше ачыклык, тыйнаклык, ихласлык һәм контроль принципларында төзелергә тиеш. Шулай итеп, Башкортстанда Радий Хәбиров тарафыннан булдырылган хакимият органнарының гражданнарның конкрет проблемаларына оператив җавап бирү системасы - «Инцидент» югары бәя алды. Халык белән нәтиҗәле хезмәттәшлекнең бу мисалы иң яхшы төбәк тәҗрибәләре арасында аталды.
Читайте нас: