+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 ноябрь 2019, 13:03

Намус белән хезмәт итегез

Ел саен заман яшьләре каршында хәрби хезмәтнең абруе арта, үз иле алдында хәрби һәм гражданлык бурычларын тирән аңлау формалаша. Күркәм традиция буенча районда Кораллы көчләр сафларына Бакалы егетләренең көзге чакырылышына багышланган Хәрби хезмәткә чакырылучы көне узды.

Чараның тантаналы өлешен Бакалы һәм Шаран районнары хәрби комиссары И.И.Мостаев ачып җибәрде. Ул армиядә хезмәт итү - патриотизм, дисциплина, җаваплылык һәм батырлык кебек иң яхшы кешелек сыйфатларын формалаштыру мәктәбе булуын ассызыклады. Мондый сыйфатларга һәр яшь кеше тормышында таяна ала.
Аннары сугышчы-интернационалистлар җәмгыяте рәисе урынбасары Р.Х.Гайсин чыгыш ясады. Әфганстан Республикасында үзенең сугышчан юлын һәм иптәшләрен искә алды. Чыгыш ясаучылар егетләргә җиңел һәм уңышлы хезмәт итүләрен теләделәр, армия хезмәте һәм Ватанны саклау Русия Федерациясе гражданинының изге бурычы булуын билгеләп үттеләр. Һәр призывник армия сафларында намус белән хезмәт итәргә һәм өйләренә исән-сау кайтырга тиеш. Армия елы сизелмичә дә үтеп китәчәк, ә хәтердә гомер буе сакланачак.
Булачак солдатлар өчен төрле конкурслар, ярышлар оештырылды, алар аны намус белән үтәделәр. Алып баручы Дарья Газетдинова бер-бер артлы район Мәдәният сарае һәм балалар иҗат йортының талантлы артистлары чыгышларын игълан итте. Соңыннан хәрби хезмәткә чакырылучыларга яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
Хәрби-патриотик чара Ватаныбыз мәдәниятенә һәм тарихына хөрмәт белән сугарылган иде, ул хәрби хезмәткә чакырылучылар бәйрәмендә катнашучыларның барысын да Ватан алдындагы бурычларын лаеклы үтәргә рухландырды.
Елена Тангаева, яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының баш белгече.
Читайте нас: