+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 ноябрь 2019, 20:02

«Шарм»га - матурлык һәм сәламәтлек эзләп

Любовь ГЫЙбадуллина эшкуарлык эшчәнлегенең 20 еллыгын билгели.Күптән түгел редакциягә шалтыраттылар. Шалтыратучыбыз үзен Роза Дмитриевна дип таныштырганнан соң, гәзит аша Бакалы авылы, Октябрьская урамы, 10нчы йорт адресы буенча урнашкан «Шарм» даруханәсе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерүне үтенде. «Провизорларның клиентларга ничек хезмәт күрсәтүләре ошый, бик грамоталы, ачык йөзле, ягымлы белгечләр, һәрвакыт кирәкле товар тәкъдим итәләр. Бинада бик уңайлы. Ышанмыйсызмы? Даруханәне үзегез барып күрегез!» - дип киңәш итте ул.

«Шарм» дигән матур исемле ике даруханә һәм ике парикмахерская хуҗабикәсе Любовь Григорьевна Гыйбадуллинага кунакка без шулай барып эләктек. Шәхси эшкуар Л.Г.Гыйбадуллина һәм Береговая урамындагы «Шарм-1» коллективы белән без берничә ел элек очрашкан идек инде. Хәзер «Шарм-2» коллективы белән танышырга вакыт, рәхмәт сүзләре дә бит нәкъ аның адресына яңгырады. Очрашу өчен тагын бер сәбәп бар - тиздән «Шарм» оештырылуга 20 ел тула.
Даруханә һәм парикмахерская бер бинада урнашкан. Алар бирегә агымдагы елның июлендә «күчеп килгәннәр». Моңа кадәр алар үз эшчәнлеген Красноармейская урамындагы «Добрый» магазины бинасында алып бардылар. Эшкуар яңа бинада ремонт ясаган, хәзер биредә иркен, уңайлы, товар урнаштыру өчен җиһазлар һәм витриналар куелган, хезмәткәрләр өчен ял бүлмәсе бар. Дару препаратларын саклауның барлык шартлары да үтәлгән.
Даруханә коллективы өч кешедән тора һәм сменалап эшли, бер вакытта ике провизор хезмәт күрсәтә. Даруханәгә Илдар Зарипов мөдирлек итә, сүз уңаеннан, район үзәгендә ул провизор булып эшләүче бердәнбер ир кеше. Коллективка ярты ел элек кенә килсә дә, намуслы хезмәте, эчкерсезлеге, сатып алучылар белән уртак тел таба белүе белән ихтирамга лаек. Аның хезмәттәшләре - фармацевтлар Тамара Казанбаева һәм Лариса Никифорова - грамоталы белгечләр, алар фармациядә дистәләрчә ел эшләгәннәр, клиентлар аларны ярдәмчел һәм игелекле булулары өчен яраталар һәм хөрмәт итәләр.
Биредә сатып алучылар өчен барлык шартлар тудырылган: дисконтлы ташламалар гамәлдә, даруларга һәм медицина изделиеләренә чагыштырмача түбән бәяләр, шәхси заявка ясау мөмкинлеге бар - даруны 1-2 көн эчендә китереп җиткерәләр, «Аpteka.ru» сервисы даруларга интернет аша заказ ясау мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, һәр айның 20 числосында барлык төр товарларга 10 процентлы ташламалар гамәлдә. Яшәү өчен мөһим препаратларга - 5 процент. Шул көнне килүчеләр кандагы шикәр дәрәҗәсен 20 процентлы ташлама белән үлчи алалар. Теләгән һәр кешегә авырлыкны һәм кан басымын үзаллы үлчәү мөмкинлеге бирелә.
Сатып алучыларны «Шарм»да намуслы хезмәт күрсәтү, ташламалар гына түгел, аның уңайлы режимы да җәлеп итә - көн саен 8.30 дан 20 сәгатькә кадәр тәнәфессез һәм ялларсыз эшли. Дарулар барлыгына кагылышлы сораулар буенча 3-10-58 телефоны буенча консультация дә бирәчәкләр.
«Шарм» турында сөйләгәндә, парикмакхерская салоны эше турында әйтми калу мөмкин түгел. Һәркем прическаны профессиональ, стильле, матур ясаячак яхшы мастерга эләгергә тели. Бу парикмахерскаяда барлык белгечләр үз эшенең остасы, клиентлар белән, ә алар кайчагында катлаулы таләпләр дә куя, уртак тел таба беләләр. Алар хатын-кызлар һәм ир-егетләр, балалар чәчен кисәләр, буйыйлар, локоннар, прическа ясау, эковолюм (чәчне төбеннән күләм биреп кабарту), карвинг, мелирование, кератинлы турайту, чәчкә ботокс кебек хезмәтләр күрсәтәләр.
Парикмахерларның барысы да биредә күп еллар эшли. Екатерина Хисамова, Наталья Мәкәримова, Гүзәл Иванова, Марина Железкова һәр клиентны шатланып каршы алалар, квалификацияләрен даими күтәрәләр, мастер-классларга йөриләр, чәч буяу һәм кисүнең яңа методикаларын үзләштерәләр. Кыскасы, кулларын пульста тоталар. Сүз уңаеннан, биредә дә ай саен ташламалар бирелә. Әйтик, һәр айның 20 числосында хезмәтләр башка көннәргә караганда 10 процентка арзанрак булачак. Чәч кистерергә, прическа ясатырга һәм башка хезмәтләргә 8-927-088-55-54 телефон номеры буенча язылырга мөмкин, эш режимы 9дан 19 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 9дан 17 сәгатькә кадәр.
Салонда тырнак матурлау хезмәте: маникюр һәм педикюр (үстерү, югары класслы дизайн), шулай ук косметолог-визажист хезмәтләре һәм башкалар киң күрсәтелә. Маникюр буенча мастер Оксана Семенова даими рәвештә квалификация күтәрү курсларында белем ала. Аңа һөнәрмәндлек, пөхтәлек, аралашучанлык хас, барлык манипуляцияләрне асептика һәм гигиена шартларын үтәп үткәрә, һәм күп кенә бакалалылар аның осталыгын лаеклы бәяләде дә инде.
Биредә өлкән клиентлар гына түгел, аларның балалары турында да кайгырталар.   Өлкәннәр матурлык булдырган арада, балалар почмагында нәниләр рәсем ясыйлар, пластилин әвәлиләр.
Бер сүз белән әйткәндә, «Шарм»да хезмәткәрләр һәм клиентлар өчен бөтен шартлар тудырылган. Коллективта яхшы мөнәсәбәтләр, аңлаучы җитәкче, матур һәм уңайлы шартлар хезмәткәрләрдә эшкә шатланып килү, аны сыйфатлы һәм яратып башкару теләге уята. Биредә кадрларның еш алмашынуы күзәтелми, һәркем эш урынының кадерен белә. Коллективның 20 хезмәткәре дә эшкә рәсми урнаштырылган, тулы социаль пакет алалар, анда лаеклы хезмәт хакы, дәвалану, отпуск вакытында түләүләр, төрле фондларга, шул исәптән Пенсия фондына акча күчерүләр керә.
Салон хуҗабикәсе Л.Г.Гыйбадуллина һәрвакыт һәм һәр эштә коллективка ярдәм итә, бергәләп ял итәләр, бәйрәмнәрне билгелиләр, төрле конкурслар оештыралар. Аны җитәкче буларак хөрмәт итәләр. Тыныч, тактлы, акыллы, ихтирамлы, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер кеше. Любовь Григорьевна чын күңелдән мактый да, хуплый да белә.
Тормыш ритмын сакларга, вакыт белән бергә атларга эшкуарга гаиләсе - ире, балалары, әти-әниләре, туганнары һәм якыннары булыша. Тормыш иптәше Рамил Наилович - төп таянычы һәм ярдәмчесе, техник мәсьәләләрне хәл итү, территорияне төзекләндерү аның өстендә. Кызы Альбина да, әнисе кебек үк, матурлык өлкәсендә эшли, ул - косметолог, ире һәм кызы белән Уфада яши. Улы Руслан - УДНТУның дүртенче курс студенты. Кызларының уңышына Григорий Иванович һәм Раиса Григорьевна Тангаевлар да сөенәләр, зур хезмәтне сөяргә һәм максатка омтылучан булырга Любовь Григорьевна алардан өйрәнгән. Туганнары Виталий һәм Ольгадан да ул зур ярдәм тоя.
Туганнары ягыннан ныклы тыл бизнес-ледига үз-үзенә, уңышка ышанырга, даими үсәргә, үзен һәм рухи көчен яраткан эшенә багышларга ярдәм итә.
Эльвира Шәйхразиева.
Реклама хокукында.
Читайте нас: