+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 ноябрь 2019, 21:43

Талантлы остаз һәм педагог

15 ноябрьдә районның чагу һәм тәҗрибәле өстәмә бирү педагогларының берсе Фәрит Салихҗанович Әхмәтгәрәев юбилеен - 70 яшен билгели. Ул Үзбәкстан Республикасының Андижан шәһәрендә туып-үскән. Әти-әнисенең туган ягына әйләнеп кайтып, күңел түрендә йөрткән сәнгать белән бәйле хыялын тормышка ашыра. Уфа музыка-педагогия училищесын, ә соңрак Свердловск дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, баян буенча музыка преподавателе һөнәрен ала.

1970 елның сентябрендә Фәрит Салихҗанович зур иҗади эшен башлый - Бакалы балалар музыка мәктәбе укытучысы була. Аннан соңгы гомер елларын балаларны музыкага, музыкаль инструмент - баянда уйнау күнекмәләренә өйрәтүгә багышлый. Аның педагогик стажы 41 ел тәшкил итә. Озын хезмәт эшчәнлеге дәверендә район һәм республика горурлана алган күп укучыларны тормыш юлына чыгарды.
Ул укучыларда актив тормыш һәм гражданлык позициясе булган шәхес тәрбияләргә, иҗади яшәргә һәм эшләргә, тулы көчкә тырышырга, үз-үзен җиңәргә һәм билгеләнгән максатларга кыю барырга өйрәтергә омтылды.
Читайте нас: