+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 ноябрь 2019, 11:37

Уфада 47 күп балалы әни «Аны даны» медале белән бүләкләнде

„Ана даны” медале белән бүләкләнгән 47 гүзәл зат вәкиле арасында Иске Корыч авылында яшәүче Закирова Нәфисә Флүновна дә бар! Ул биш кыз әнисе.Закирова Нәфисәне ихлас котлыйбыз!

14 ноябрьдә Башкортостанда 47 күп балалы әни республиканың беренче вице-премьеры Андрей Назаров кулынан «Ана даны» медален алды. Награданы республика башлыгы Радий Хәбировның кушуы буенча тапшырдылар.
Республика хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары сүзләренчә, Хөкүмәтнең бурычы балалар бакчалары, дәваханәләр, мәдәниәт йортлры һәм спорт объектлары төзүгә,табипларга һәм укытучыларга кытлыкны бетерүгә кайтып кала.
«Гомумән алганда, республикада яшәве уңайлы, Башкортстанны Русиядә иң күркәм төбәкләрнең берсе итү өчен биш елда 700дән артык социаль объект төзергә тиешбез», — диде Андрей Назаров.
Шуны билгеләп үтик: хәзер Башкортстанда 50 меңнән артык күп балалы әни яши. Алар барысы 160 меңнән күбрәк бала тәрбияли. «Ана даны» медале 1998 елда булдырылган, шуннан алып ул 7919 хатын-кызга тапшырылган.
Читайте нас: