+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 ноябрь 2019, 20:44

Уртак фикергә килдек

Камышлытамак авыл Советы 2020 елда дүртенче тапкыр урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашырга тели.

2020 елга проектны билгеләү өчен халык һәм актив белән берничә җыен, җыелыш, очрашу үткәрелде. Аларда авыл биләмәсендә яшәүчеләр ышаныч белән киләсе елда да урындагы инициативаларны хуплау программасында һичшиксез катнашачаклары турында сөйләделәр, шулай ук урам челтәрен ремонтлау буенча эшне дәвам итәргә тәкъдим керттеләр.
Бу авылда оешкан һәм инициативалы гражданнар яши. Мөһим мәсьәләләр турында кыскача фикер алышканнан соң, алар Үзәк һәм Мәктәп урамнарындагы юлларны ремонтларга дигән бердәм фикергә килделәр. Сакатлылар программада катнашырга һәм җыенга төрле сәбәпләр буенча килми калган авылның башка яшәүчеләре белән аңлату эшләре алып барырга ризалаштылар. Чөнки конкурста катнашу һәм җиңү өчен авылда яшәүчеләрнең күбесенең программада, атап әйткәндә кушма финанслауда катнашырга теләк белдерүе һәм акчалата булмаган өлеш кертүе, ягъни материал, эше белән ярдәмләшүе кирәк.
Инициативалы гражданнар, авылның старостасы авыл-дашларының сайлавы белән зур энтузиазм белән килеште һәм эшне башларга карар итте, чөнки әле проектның иганәчесен табасы бар.
Илшат Раянов,
Камышлытамак авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: