+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 ноябрь 2019, 17:35

Песи һөҗүм иткән

Иске Корыч авылында гр.С.ны песи тешләгән. Биш көн үткәннән соң хайван үлгән. Җәнлекнең үле гәүдәсе тикшерелгәннән соң, аның котыру чире белән авырган булуы раслана.

Бу авыр вируслы чир, йогышлану очракларының 100 проценты үлем белән тәмамлана. Әгәр сездәге хайван кешене тешләсә, сез зыян күрүчегә үз адресыгызны хәбәр итәргә, ә хайванны изоляцияләргә һәм ветеринария белгеченә күрсәтергә тиешсез. Нинди генә хайван тешләсә дә, зыян күрүче медперсоналга мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Йогышлану авыру хайван тешләгәндә яки аның селәгәе кешенең яки хайванның зарарланган тиресенә эләккән очракта килеп чыга, чир авыру хайван тиресе аша да йогарга мөмкин. Әгәр бу хәл булса, яраны кичекмәстән сабынлы су белән юарга, стериль бәйләвеч салырга һәм ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул прививка курсын билгеләячәк. Гигиена нормаларын үтәү аерым әһәмияткә ия.
Кешеләрне тешләгән, тик авыруга шик тудырмаган хайванны үтерергә ярамый, аны бәйгә утыртырга кирәк. Ул 10 көн дәвамында ветеринар күзәтүендә торырга тиеш. Авыру билгеләре булмаганда, ветеринар хайванның сәламәт булуы турында белешмә бирәчәк һәм прививкалар туктатыла.
Эт һәм песи хуҗаларына берничә кагыйдәне үтәргә кирәк: алар хайванны яшәү урыны буенча теркәргә һәм котыру авыруына каршы прививка ясатырга тиеш. Прививкалар зарарсыз, иммунитет дүрт атнадан соң барлыкка килә һәм бер ел саклана, шуңа күрә прививкаларны ел саен кабатларга кирәк.
Кызганычка каршы, барлык гражданнар да ветеринария өлкәсендә чаралар үткәрү турында белгечләрнең күрсәтмәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлап бетермиләр, еш кына профилактик чараларны гамәлгә ашыруга тоткарлык тудыралар.
 
Айрат Гомәров,
район ветстанциясе начальнигы.
Читайте нас: