+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 ноябрь 2019, 16:39

Шаран районында яңа кинозал ачылды

Шушы көннәрдә Шаран районы мәдәният йортында «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында заманча кинозал ачу тантанасы узды.

Шаран авылы 500 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларда кинозалларга ярдәм итү буенча Кино фондының алтынчы конкурсы нәтиҗәләре буенча федераль бюджеттан кино залын модернизацияләүгә биш миллион сум акча алган. Әлеге бәйге Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында «Мәдәният» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.


Беренче булып яңа кинозалда район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Закиров белән мәдәният һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Артур Габдуллин булды. Алар ал тасманы кисеп үтте, дип хәбәр итә Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Ринат Закиров авыл халкының әлеге әһәмиятле вакыйганы түземсезлек белән көтүен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, халык өчен заманча кинозал – универсаль, мәгълүмати һәм мәдәни үзәк кенә түгел, дуслар белән очрашу һәм кызыклы ял итү урыны да.


Яшьләр лидеры Артур Габдуллин шаранлыларны яңа кинозал ачылу белән котлап, бу көннең район тарихына кереп калачагын әйтте, чөнки авыл халкы яңа һәм күптән көтелгән кинотеатрның тууына шаһит булды!


#Национальпроект

Читайте нас: