+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 ноябрь 2019, 16:23

Туган көнне ничек үткәрәсең...

Ни өчен аның алдагы 12 көне бик мөһим санала?

Астрология буенча, туган көнеңне ничек каршылыйсың, елны шулай үткәрәсең дә икән. Кешене туган көне белән алдан котларга һәм бүләк бирергә ярамый, дигән фикер дә халык арасында киң таралган. Ә менә алдагы елларда да үзенең эш урынын сакларга тырышкан кешеләр, һичшиксез, туган көннәре көнне эш урынында тир түгәргә тиеш.


Әгәр инде кунак чакырырга уйласагыз, иң яхшысы - алдагы 12 көн, чөнки туган көннән соң һәр көн яшәүнең бер аена тиңләшә икән. Димәк, 12 көн — 12 ай дигән сүз. Шуңа күрә, бу 12 көнне якын кешеләрең, туганнарың, дусларың белән үзара татулыкта, дуслыкта, яхшы кәеф белән үткәрергә киңәш ителә.

Елың тыныч үтсен, күңелсез хәлләр булмасын дисәң, туган көн бәйрәмен өйдә түгел, каядыр читтә уздырырга кирәк. Мәсәлән, табигать кочагында, бакчада, башка шәһәрдә яки авылда...



Фото: социаль челтәрләрдә.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: