+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 ноябрь 2019, 23:17

Алтын, көмеш, бронза бар

Заманча ГТО комплексы 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк яшь төркемнәрен үз эченә ала. Хәзер ГТОның катлаулык буенча өч төр билгесе бар: алтын, көмеш һәм бронза.

Иске Маты мәктәбендә физик культура белән шөгыльләнүгә һәм ГТО нормаларын тапшыруга зур игътибар бирелә. Ел саен укучылар ГТО нормаларын тапшыру буенча призлы урыннар яулыйлар. Алтын билгеләргә укучылар Зянгирова Гөлназ, Максимов Максим, Панкова Анастасия, Мензелинцев Константин, Якимова Эльвина, Шәйхиев Рамил, Сякаев Роман, Плеханов Денис, шулай ук мәктәп директоры Н.В.Максимова ия булдылар.
Быел алтын билгеләрне Полина Габсаттарова, Артем Романов алды, 24 укучы - көмеш билге һәм 14е бронза белән бүләкләнде. Балаларны физик үстерү буенча эшне башлангыч мәктәптән үк тренер-укытучы Р.А.Якимов алып бара.
Укучылар Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе филиалында да бик теләп спорт белән шөгыльләнәләр.
Валентина Матвеева,
Иске Маты урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре
буенча урынбасары.
Читайте нас: