+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 ноябрь 2019, 13:45

Бары алга һәм барыбыз бергә!

Урманай авыл Советы авыл биләмәсенең Камай авылында район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, аның урынбасарлары, муниципаль район Советы секретаре, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашлыгында Хакимият көне узды.

Чара башланыр алдыннан район җитәкчесе авылның мәдәни-көнкүреш комплексы бинасында урнашкан музейда, фельдшерлык-акушерлык пунктында булды. Комплекс 2008 елда ачылган булуга карамастан, аның бүлмәләре һәм территориясе идеаль тәртиптә тотыла, биредә җылы, уңайлы. Шулай ук Александр Георгиевич иске мәктәп урынында авылның үзәгендә урнашкан спорт мәйданчыгын карады. Ул быел камайлыларның урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашуы нәтиҗәсендә барлыкка килде һәм хәзер өлкәннәрнең һәм балаларның иң яраткан урыны булып тора.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 19 ноябрьдә чыккан 93нче санында укыгыз.
Читайте нас: