+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 ноябрь 2019, 12:50

Башкортстанда өченче бала туганда "Ата капиталы" кертергә җыеналар

Башкортстаның Җәмәгать палатасы проект турында фикер алышу оештыра. Проектны ел азагына кадщр тикшерү һәм карарны Русиянең Җәмәгать палатасына җибәрү күзаллана.

Әлеге вакытта икенче яки аннан соңгы балалары туган, уллыкка алган гаиләләр ана капиталы формасындагы дәүләт ярдәменә исәп тота ала. "Ата капиталы" өченче бала тугач түләнергә тиеш. Ул ана капиталын тулыландыра. Төп шарт – бөтен балалар да бер гаиләдә туарга һәм тәрбияләнергә, ә әти-әнисе рәсми теркәлгән никахта торырга тиеш. Башлангычны Русия Федерациясе Җәмәгать палатасының Гаиләгә һәм балалыкка ярдәм күрсәтү комиссиясе рәисе урынбасары Сергей Рыбальченко тәкъдим иткән. Закон проекты демографик хәлне яхшыртуга һәм күп балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм бирүгә юнәлтелгән. Яңа түләү 2020 елдан гамәлгә керер дип көтелә.
Гаиләләрнең күпчелеге илдә федераль "Ата капталы"н кертү турында идеяны хуплаган.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: