+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 ноябрь 2019, 17:15

Мостай укуларында катнаштык

Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга һәм республика оештырылуның 100 еллыгына багышланган «Мостай укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Аны оештыручылар - Мәгариф министрлыгы, БР мәгарифен үстерү институты, Уфа шәһәре Мәгариф идарәсе һәм М.Кәрим исемендәге 158нче Башкорт гимназиясе.

Тантаналарда республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Л.Х.Иванова, мәгариф министры А.В.Хаҗин, «Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы )» иҗтимагый берләшмәләрнең халыкара союзы президиумы рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Э.Р.Аиткулова, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Р.М.Әсәдуллин һәм тел, мәгариф һәм мәдәниятне үстерү өлкәсендә эшләүче башка рәсми кешеләр катнашты.
Конференциядә 700дән артык кеше катнашты. Җиңүчеләр һәм призчылар дүрт номинациядә билгеләнде. Мостай Кәрим заманча рэп-башкаручылар тарафыннан яңача яңгырады. «Мостай Кәрим турында хатирәләр» секциясендә катнашучылар республикабызның халык шагыйре турында күңел түрендәге хатирәләре белән уртаклашты. Дөньяның интерактив картасында конкурсантлар Мостай Кәрим турында мәгълүматларны интернет челтәренә урнаштырдылар. Иң күп катнашучы булган секция «Шигъри флешмоб» номинациясе булды, анда 600дән артык эш катнашты. 3нче урынны алып, мин дә шушы номинация призчылары арасына эләктем. Мин БР Мәгариф министрлыгы Дипломы, башкорт телен саклау һәм үстерү фондының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән билгеләндем. Укытучылар Ф.К.Закирова (Иске Куян), Т.И.Галиуллина (Бакалыдагы 1нче мәктәп), шулай ук Иске Маты, Иске Костей мәктәпләре, Бакалыдагы 2нче мәктәп укучылары конкурс сертификатлары алдылар.
Бәйрәм шигъри флешмоб белән тәмамланды. Тамашачылар бергәләп Мостай Кәримнең «Каен яфрагы турында» дигән шигырен сөйләделәр.
Чара бөек шагыйрь турында истәлек халкыбыз йөрәгендә, һәрберебезнең күңелендә яшәвен тагын бер кат исбатлады.
Лениза Габдуллина,
Иске Катай урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: