Гаиләгә утыз өч ел элек нигез салынган. Кораллы көчләр сафында хезмәт итеп, Геннадий кече ватанына кайта. Биредә аны 19 яшьлек Зина көтә. Кызны барып сөйләшәләр, ә аннары, никахларын теркәп, гөрләтеп туй ясыйлар. Туган авылларында бераз эшләгәч, яшьләр Октябрьский шәһәренә китәләр.
Биш елдан соң гаилә кабат Боҗырга, төп йортка әйләнеп кайта. Геннадий Мефодьевич колхозга механизатор булып урнаша, күпмедер вакыт склад мөдире булып эшли, аннары урманчылыкта хезмәт куя. Хәзерге вакытта Уфа шәһәрендә вахта ысулы белән эшли. Вахтадан кайткан вакытларын гаилә башлыгы тулысынча йорт эшләренә багышлый. Тормыш иптәше сүзләренә караганда, эшсез утыра алмый - өй, бакча, ишегалдын төзекләндерү, зур шәхси ярдәмче хуҗалыктагы маллар өчен азык хәзерләү белән шөгыльләнә. Моның өчен үз транспорты – мотоблок, сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрен башкару өчен тракторы бар. Хуҗалыкта берничә баш мөгезле эре терлек, шул исәптән сыер, дуңгызлар, йорт куяннары, тавыклар бар. Гаилә өчен шәхси ярдәмче хуҗалык - гаилә бюджетын тулыландыруның бер ысулы.
Зинаида Романовна иренә тап килгән. 20 елдан артык «Боҗыр» кооперативында пешекче булып эшли, үзенә тәгаенләнгән вазыйфаны намус белән башкара, механизаторларны тәмле һәм туклыклы итеп ашатырга тырыша. Пешекче оста куллы булганга, кыр эшчәннәренең ашы һәрвакыт төрле, өйдәге кебек туклыклы иде.
Боҗыр авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.