+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 ноябрь 2019, 13:16

«Хозмаркет» магазинында хуҗалык өчен кирәкле бар әйберне сатып алырга була

Бизнес кыю, максатка омтылучан, шул ук вакытта кыенлыктан курыкмаган, тәвәккәл кешеләрне ярата. Бу өлкәдә гаилә парлары зур уңышларга ирешә. Шундый парларның берсе – Марс һәм Регина Нурисламовлар - «Хозмаркет» магазины хуҗалары.






Районда беренчеләрдән булып эшкуарлык белән шөгыльләнә башлаган әти-әниләре Рәсим һәм Рәмзилә Нурисламовлар яшь гаиләгә сәүдә ноктасы ачканда зур ярдәм күрсәтәләр. Абыйсы Урал белән бергә Марс яшүсмер чагыннан әти-әнисенә базарда сәүдә итәргә булышкан, сәүдә серләренә төшенгән, базар мөнәсәбәтләрен өйрән-гән. Үсеп җитеп гаилә коргач, ата-аналары ярдәме белән, барлык гаилә әгъзаларының хезмәт сөючәнлеге, бердәм һәм тату эшләве нәтиҗәсендә, ике уллары да хуҗалык магазиннары төзи һәм ача алды.
2012 елда Регина һәм Марс Нурисламовлар Кызыл партизаннар урамы, 28нче йортта (Бакалыдагы 2нче мәктәп янында) үз йортының беренче катында урнашкан «Хозмаркет» магазинының хуҗалары булдылар. Яшьләр беренче көннән үк эшкә ныклап тотындылар, товарлар базарын, аларга ихтыяҗны өйрәнделәр, сыйфатка басым ясадылар. Төрле фирмалар, базалар белән сөйләшүләр алып бардылар һәм килешүләр төзеделәр. Марс Рәсимович икътисадчы һөнәре буенча Башкорт аграр университетын тәмамлаган. Ул товарларны сатып алу, кайтару, илтеп бирүне хәл итә, җитәкче дә, сатучы-консультант та, шофер да.
Регина Рафаэльевна белеме буенча нефть һәм газ ятмалары инженеры, Төмән дәүләт нефть-газ университетын тәмамлаган. Һөнәре буенча нефтьче һәм шәһәр кешесе булуга карамастан, кыз компьютер программаларын, бухгалтерия һәм исәпкә алуны, салым мәсьәләләрен камил үзләштерә. Ул - бизнесны алып баруда тормыш иптәшенең уң кулы.
Магазин бик зур булмаса да, биредә товарлар ассортименты киң һәм бакалыларга бик кирәкле. «Хозмаркет» вак-төяк көнкүреш техникасы, электр һәм бензоинструментлар, кул инструментлары, бакча инвентаре һ.б. тәкъдим итә. Киштәләрдә 18 000нән артык исемдәге товар тәкъдим ителгән: ит тарткычлар, мультиваркалар, тузан суырткычлар, велосипедлар, бензокослар, су җылыткычлар, электр казаннары һ.б. Товарлар эшкуарлар складына республикабызның, Яр Чаллы, Пенза, Пермь һәм башка шәһәрләрнең ышанычлы компанияләреннән китерелә.
Магазинда сатып алучыларны елмап каршы алалар, эшкуарлар үзләре һәм сатучы Виктор Шәйморатов хезмәт күрсәтәләр. Товарны сатып алганда ташламаларның сыгылмалы системасы, түләүләрне кичектереп тору гамәлдә.
Товар турында тулырак мәгълүматны 8-9174554004, 8-9174859974, 8-9177412232телефоннарыннан шалтыратып яки ВКонтакте «Хозмаркет Бакалы» төркеме битенә - https://vk.com/public184547820 кереп белеп була.
Яңалыклар белән танышу, махсус тәкъдимнәр, акцияләр һәм башка яңалыклар турында Инстаграм төркемендә дә белергә була - https://instagram.com/hozmarket102?igshid=u30vl0wkmimp). Барлык сатып алучылар өчен 5 процент ташлама бирелә, ә 5 мең сумлык товар сатып алган вакытта клиентлар даими клиент картасын ала, ул тагын да зуррак ташлама белән товарны сатып алу хокукын бирә. Моннан тыш, магазинда электр-бензин инструментларына сервис хезмәте күрсәтү оештырылган. Маркетның ишекләре көн саен 9дан 19 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 18 сәгатькә кадәр ачык, ялларсыз һәм төшке тәнәфессез эшли.
Сәүдә ноктасын ачканда ук яшь эшкуарлар барысы да кешеләр өчен дигән кагыйдәгә таяна. Уңайлы, җайлы булсын өчен, товарның сыйфаты аның бәясенә туры килүе өчен тырыштылар. Әйтергә кирәк, Регина һәм Марс куелган бурычны уңышлы үтәделәр. Финанс грамоталылык, ирнең максатчанлыгы, эшлеклелеге, хатынның көчле характеры аерым роль уйнады. Җиде ел эшләү шуны күрсәтте: максат дөрес сайланган, ә бурычлар оста хәл ителә.
Бүгенге көндә Нурисламовлар яраткан эшләре булган уңышлы эшкуарлар гына түгел, ә өч баланың әти-әнисе дә. Кызлары Элина, игезәк уллары Илһам һәм Ислам - мәхәббәт җимешләре. Кызлары дүртенче сыйныфта тырышып укый, балалар сәнгать мәктәбендә «Хореография» сыйныфында шөгыльләнә. Малайлар - «Сказка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, бик акыллылар, энергиялеләр. Әти-әни балаларга мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирергә, өлкәннәргә карата хөрмәт, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләргә тырышалар. Гаиләдә теләсә нинди эш, теләсә кайсы мәсьәлә бергәләп хәл ителә, әти белән әни балалары өчен – серләрен ышанып чишәрдәй иң тугры дуслары, алар белән уңышлары һәм казанышларын уртаклашалар.
Күп балалы тату гаиләнең үз традицияләре, яраткан бәйрәмнәре бар, алар, һичшиксез, аларны бергәләп бәйрәм итә. Шуларның берсе - Яңа ел. Гаилә әгъзалары бер-берсенә бүләкләр әзерлиләр, үз куллары белән Яңа ел уенчыклары һәм бәйрәм чыршысына бизәү әйберләре ясыйлар. Бу гаиләдә Ана көне дә игътибардан читтә калмый. Марс һәрвакыт Регинаны чәчәк бәйләме белән сөендерә һәм өй мәшәкатьләрен үз өстенә ала, ә балалар җырлыйлар һәм балалар бакчасында, мәктәптә әни турында өйрәнгән шигырьләрен сөйлиләр. Быел да әниләренә сюрпризлары әзер инде.
Нурисламовлар фикеренчә, бары тик чын-чынлап тату, нык гаиләдә генә бизнесны уңышлы алып барырга, балалар үстерү һәм тәрбияләү, билгеләнгән максатларга ирешү мөмкин.
ОГРН 304026011300061.


Читайте нас: