+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 ноябрь 2019, 22:19

«Лидер» алга атлый, ә балалар үсә

Алар эшкуарлык лидеры Светлана Сәйфуллина өчен төп таяну нокталары

Район үзәгенең йөзе, район халкының көнкүреш шартлары елдан-ел яхшыра. Төзүчеләр яңа заманча төзелеш материалларыннан йортлар салырга, яңа фатир хуҗалары торакны файдалы көнкүреш техникасы белән җиһазларга, ә йорт яны участокларын газоннар белән ямьләргә һәм яшелләндерергә телиләр. Красноармейская урамы, 8Б, Костин урамы, 29А, Береговая (базардагы нокта) урамы буенча урнашкан «Лидер» магазин челтәрендә булып, бу һәм башка теләкләрне тормышка ашырырга мөмкин.
Биредә 21 меңнән артык исемдәге товар тәкъдим ителгән, хуҗалык товарлары, электрда эшләүче инструментлар, көнкүреш техникасы һәм төзелеш материаллары белән ваклап сату алып барыла. Болар - телевизорлар, суыткычлар, газ плитәләре, кер юу машиналары, сантехника, ит тарткычлар, мультиваркалар, тузан суырткычлар, мотоцикллар, скутерлар, велосипедлар, коляскалар, чаналар, кар чистарту машиналары, бензокослар, су җылыткычлар, газ һәм электр казаннары һәм башкалар. Төзелеш белән шөгыльләнгән кеше төзелеш катнашмаларын, җылыткыч материаллар, ОСБ, гипсокартон һәм башкаларны бик җиңел сатып алачак.
Быел «Лидер» магазин челтәре эре көнкүреш техникасы ассортиментын киңәйтте. Хәзер һәр потенциаль сатып алучы үзе өчен кер юу машинасы, суыткыч, плитә яки телевизорның йөрәге теләгәнен һәм күңеленә хуш килгәнен сайлый ала.
Күптән түгел бизнесның тагын бер төрен – Костин урамындагы магазин каршында ире Алексей Витальевич Фролов белән авторизацияләнгән «Штиль» сервис үзәге ачтылар. Хуҗалар, юмартлык күрсәтеп, үзәкне заманча техника белән 120 мең сумга диярлек җиһазлаганнар. Шулай итеп, хәзер биредә техниканың төзек булмаган урыннарын күрсәтә торган кыйммәтле җиһазлар, агрегатларны - майлы-агач-йомычкалы катламнан, шулай ук газ чыгару торбасын сөремнән сыйфатлы тазартучы автомат юдырту җиһазы бар. Болар белән эшләү өчен яңа хезмәткәр алып, аны укытканнар, ул сертификат алган һәм хәзер әлеге төр җиһазларда квалификацияле эш башкара. Монда ук инструментлар өчен запас частьлар сатып алып була.
«Штиль» сәүдә маркасы инструментларының барысына 2 елга тулы гарантия бирелә һәм алга таба сервис хезмәте күрсәтелә.
Даими сатып алучылар, партнерлар һәм гади район халкы челтәрнең яшь хуҗабикәсе Светлана Мәгънәвиевна Сәйфуллинаны яхшы белә. Әниләр көне алдыннан аның белән гәзит укучыларны якыннанрак таныштырыйк.
Светлана Мәгънәвиевна 36 яшендә хөрмәтле, яраткан хатын, хәстәрлекле әни һәм уңышлы эшкуар. Бу юл җиңел һәм тиз булмый. Әмма ирешелгән уңышлар, хезмәт нәтиҗәләре тырышлыкны тулысынча аклый.
Ихтирамлы кеше буларак, ул беренче чиратта әти-әнисенә - тәҗрибәле эшкуарлар Зилә Гавис овна һәм Мәгънәви Әүхәдиевич Дәүләтовларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерә. Алар кызлары Светлананы һәм уллары Ринатны гаилә бизнесына җәлеп итеп, уңышлы һәм үз-үзләрен тәэмин итә торган кешеләр булырга ярдәм иттеләр. Хәзер дә үзәк базарда урнашкан ноктада эшләүләрен дәвам итәләр.
Ул чакта ук тәкъдим ителгән товарларга авыл халкында ихтыяҗ зур, ассортимент киң була. Шул сәбәпле 2013 елда уртак тырышлык белән тату гаилә Красноармейская урамында, аннары Костин урамында заманча ике катлы «Лидер» магазинын ачты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Светлана Мәгънәвиевна Уфа эшкуарлык һәм хокук колледжын, ә аннары Ырынбур дәүләт университетын уңышлы тәмамлаган һәм икътисадчы белгечлеге алган, шуңа ул үзе шөгыльләнгән барлык мәсьәләләрне яхшы белә. Эш урынында ул - җитәкче, сатучы-консультант, кредит белгече, стажлы машина йөртүче дә. Озак вакытлар үзе зур шәһәрләргә кирәкле товар алырга йөргән, авылларга район үзәгеннән товарларны китереп биргән, вакыт узу белән эшкә шофер алган, чөнки предприятиенең ике ГАЗеле бар.
Светлана Мәгънәвиевна бу еллар эчендә товарлар базарын, аларга ихтыяҗны өйрәнде һәм өйрәнүен дәвам итә, шул ук вакытта сыйфатка басым ясый. Тәэмин итүчеләр сыйфатында республиканың, күрше Татарстанның, Екатеринбургның, Пермьнең, Волгоградның, Түбән Новгородның, Мәскәүнең һәм башка шәһәрләрнең ышанычлы компанияләре, төрле фирмалары һәм базалары белән эшлекле элемтәләр урнаштырды.
Авыл сатып алучыларын сәүдә нокталарының уңайлы урнашуы, зур ассортимент, ташламаларның сыгылмалы системасы, түләүләрне кичектереп тору кызыксындыра. Биредә «Свобода» кичектереп түләү картасын рәсмиләштерәләр, ул товар өчен артык акча тотмыйча 4 айга кичектереп түләү мөмкинлеге бирә. Еш кына даими сатып алучылар арасында уйнатыла торган призларның бәхетле иясе булырга мөмкин. Һәр клиентка индивидуаль якын килү һәм кирәкле товарга заказ ясау мөмкинлеге җәлеп итә. Моның өчен 8-9373355553 телефоны буенча элемтәгә керү дә җитә. Китерү кыска вакыт эчендә башкарыла, чөнки йөк төяү, бушату һәм илтеп кую өчен барлык кирәкле техника бар.
Эшчәнлекне киңәйтеп, «Лидер»ның эш урыннары санын арттырдылар, алар 10га җитте, ә бу авыл җирлеге өчен мөһим. Алар намуслы салым түләүчеләр, хәйриячелек белән актив шөгыльләнәләр – коррекцион мәктәп-интернатка, приютка, авыр тормыш хәлендә калган аерым гражданнарга ярдәм итәләр, туган Катай, Килкабыз авылларында узган чараларда, авыл һәм район сабантуйларында хәйрия ярдәме күрсәтәләр.
2019 ел Светлана Мәгънә-виевна Сәйфуллина өчен шәхси тормышында да бәхетле вакыйгаларга тулы булды. Яраткан тормыш иптәше Алексей Витальевич Фроловның ышанычлы җилкәсен тоеп эшләү җиңелрәк һәм рәхәтрәк. Иң мөһиме - гаиләдә көтеп алынган уллары Ролан туа. Шулай итеп, Арина һәм Риана исемле ике искиткеч кызның әнисе күп балалы әни булды, моны күптән түгел алган таныклык та раслый. Шушы истәлекле көнгә моннан да кыйммәтлерәк бүләкне күз алдына китереп буламы?!
Ә бу көннәрдә бәхетле гаилә инде Яңа елны көтеп яши. Эш, һәрвакыттагыча, күп, әмма бу бәйрәмгә актив әзерләнергә комачауламый. Узган елдагы кебек, Красноармейская һәм Костин урамнары буенча урнашкан магазиннар янында боз шәһәрчекләре урнашачак. Балкып торган сыннар, чыршылар һәм башка бизәү әйберләре балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә сөендерәчәк.
- Моны берәү дә мәҗбүр итми, әмма без матурлыкка акча кызганмыйбыз. Сатып алучыларның кәефләре күтәрелеп, күзләре янып китүе ошый миңа, - ди Светлана Мәгънәвиевна. – «Шәп!» - диләр алар һәм рәхмәт сүзләрен белдерәләр. Мин, хатын-кыз буларак, балаларыбыз да яшьтәшләре белән таудан шуып, саф һавада чыныгуларына шатланам.
Светлана Мәгънәвиевнага, аның гаиләсенә, балаларына һәм якыннарына сәламәтлек һәм иминлек телибез, ә бизнес һәрвакыт яңа үсеш нокталарын бирсен, кешеләргә файда һәм шатлык китерсен.
ОГРН 308026921400034.
Читайте нас: