+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 ноябрь 2019, 19:33

«Мать и дитя» магазинына рәхим итегез!

Район үзәгендә балалар өчен дә, әниләр өчен дә товарларны бер урында сатып алырга мөмкин булган сәүдә нокталары аз. Шуларның берсе - шәхси эшкуар В.С. Маркованың нәкъ 10 ел элек ачылган «Мать и дитя» магазины.

Венера Сергеевна сүзләренә караганда, аның исеме шунда ук телгә килгән. Мәктәп һәм Кызыл партизаннар урамнары киселешендәге бу участокта кеше һәрчак күп йөри - коляскалы әниләр балалар бакчасына, кызлар һәм малайлар мәктәпкә ашыга. Менә шуннан кибет исеме дә туа.
Исеменнән күреп тә биредә ана һәм бала өчен кирәкле товарлар сатыла, дип фаразларга була. Биредә яңа туган балалар өчен кием-салым, уенчыклар, коляскалар, укучылар өчен канцтоварлар, акылны һәм күнекмәләрне үстерүче уеннар, гигиена чаралары һәм әниләр өчен башка товарлар сатып алырга мөмкин. Эшләнмәләр югары сыйфатлы, җыйнак тегелгән, яхшы утыртылган булуы белән аерылып тора. Күбесенчә Русиянең әйдәүче фабрикалары товарлары, чит илдә җитештерелгән кием-салым да бар.
Сәүдә ноктасы хуҗабикәсе сатып алучыларның ихтыяҗын даими өйрәнә, товарлар ассортиментын киңәйтү өстендә эшли, шул ук вакытта аның өчен төп кагыйдә булып арзан бәя һәм сыйфат кала. Магазин киштәләрендә көндәлек өчен генә түгел, бәйрәмнәр өчен дә товарлар бар. Мәсәлән, күптән түгел бирегә Русиядә сәхнә күренешләре, Яңа ел һәм башка бәйрәмнәр өчен карнавал костюмнар, балалар киемнәре һәм чыршы уенчыклары җитештерүче «Батик» компаниясе товарлары кайтарылган. Алар - халык һәм авторлы әкиятләр персонажларының, Дисней мультфильмнары буенча костюмнар һәм башкалар. Зур ассортимент, яхшы сыйфат, эшләнмәләрнең чагу төсе, арзан бәяләр сатып алучыларны гаҗәпләндерәчәк.
Шулай ук «Мать и дитя» да хатын-кызлар, ир-егетләр һәм балалар өчен трикотаждан өйдә кию өчен сыйфатлы киемнәр, Ивановода җитештерелгән текстиль, шулай ук аяк киеме сатып алырга мөмкин. Киләчәктә йөкле, имезүче әниләр өчен кием-салым кайтару планлаштырыла. Ә балалар өчен - тагын да күбрәк үсеш бирүче уенчыклар, өстәл уеннары, спорт уеннары өчен товарлар.
Теләсә кайсы сәүдә ноктасының «йөзе» - сатучылар. Магазинда яхшы белгечләр эшли. Ирина Маркова һәм Гөлнара Кучумова сатып алучыга кирәкле товарны сайларга һәрвакыт ярдәм итәләр. Алар игелекле булулары, пөхтәлек, хезмәт күрсәтү культурасы белән аерылып тора. Барлык хезмәткәрләрнең дә зур эш стажы һәм тәҗрибәсе бар.
Клиентлар өчен уңайлы урында, янәшәдә генә, банкомат урнашкан. 10 процентка кадәр ташлама белән дисконт карталары гамәлдә.
Сатучылар сатып алучыларга һәрвакыт шат, килүчеләр сатып алган товарның сыйфатыннан, хезмәт күрсәтелүдән канәгать калсын өчен тырыша. Товарлар турында барлык мәгълүматны 3-22-34 телефоны буенча белергә була.
«Мать и дитя» бакалыларга күңелле сатып алулар тели!
ОГРН ИП 304020713800061.
Ярамаска мөмкин.
Белгеч белән киңәшләшегез!
Читайте нас: