+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 ноябрь 2019, 15:21

Сыйфатлы товар алырга телисезме? «Киемнәр» бүлегенә килегез!

Район хакимияте янындагы территорияне бакалылар өйрәнелгәнчә яратып «үзәк» дип йөртәләр. Биредә эре учреждениеләр һәм оешмалар тупланган. Сәүдә предприятиеләре арасында төп урынны, әлбәттә, универмаг алып тора. Бу зур магазинның ачылу тарихы ерактагы 80нче елларга китә. Әмма бүген дә, сәүдә белән милекчеләрнең киң даирәсе шөгыльләнүгә карамастан, без барыбыз яраткан, абруйлы универмагтан башка яши алмыйбыз.

Эшләү дәверендә аның тышкы ягына да, эчке ягына да берничә тапкыр реконструкция ясалды, бүлекләр күчерелде, аларның исемнәре алмашынды, әмма төп бурыч – халыккка кирәкле, сыйфатлы товарлар сату үзгәрешсез калды. Хәзер магазин «Универмаг» кулланучылар кооперативы» дип атала.
Нигез салынганнан алып эшләп килгәннәрнең берсе - «Киемнәр» бүлеге. Аның киштәләрендә элеккечә үк илебез җитештерүчеләренең товарлары күп. Һәм әгәр сез яхшы киҗе-мамык, натураль йон әйберләр кияргә күнеккәнсез икән, ул чакта сезгә универмагка барырга кирәк. Нигездә монда фабрикаларда җитештерелгән сертификатлы товарлар тәкъдим ителә. Бу - Ишембай трикотаж изделиеләр фабрикасы, Ишембай оек фабрикасы, «Уфа сәүдә йорты» җәмгыяте, «Силуэт классик» җәмгыяте, Уфаның «Текстильная планета», «Нежный сон», «Игроград», «Аргамак» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре изделиеләре һәм башка. Ноябрь башына бүлектә 5 млн. сумга якын товар бар.
«Киемнәр» бүлеге коллективы зур түгел, әмма бердәм. Бүлек мөдире М.Д.Ташева җитәкчелегендә сатучылар җиткерелгән заданиеләрне уңышлы үтәүгә ирешәләр. Оештыру сәләте, заман белән бергә атларга омтылулары турында күрсәткечләр сөйли. 10 ай эчендә план 10 млн. сумга җиткерелгән, 100 процентка үтәлгән. Һәр кешенең хезмәт җитештерүчәнлеге 334 мең сум тәшкил итә.
Товар сату буенча төп эшчәнлегеннән тыш, бүлек заявкалар буенча да эшли. Күптән түгел Иске Костей балалар бакчасына урын-җир кирәк-яраклары кайтардылар, сорау булганда башка белем бирү учреждениеләрен дә тәэмин итәләр. Заказлар буенча, бүлек «Бакалы» кулланучылар җәмгыяте авыл магазиннарына да (аяк киеме, урын-җир кирәк-яраклары, тукыма, уенчыклар һ. б.) товарлар китерә.
Бүлекнең өч хезмәткәрен дә кешеләр йөзгә танып белә. Алар сатып алучыларны ягымлы хезмәтләндерәләр, кием-салым, йорт өчен товарлар яки бүләк сайлаганда яхшы киңәшләрен бирәләр. Алар турында: «Урын кешене түгел, ә кеше урынны бизи!» диләр. Маргарита Дмитриевна Ташеваның сәүдәдәге стажы 40 елга якын. Аны хезмәттәшләре дә, сатып алучылар да ихтирам итә. Ул үз эшенә бөтен күңелен бирә, вазыйфаларын һөнәрмәндләрчә башкара. Хәтта товарга да еш кына үзе бара. Сәүдә эшенең тагын бер оста белгече - Вәсилә Закировна Әминева биредә 10 елга якын хезмәт куя. Игътибарлы һәм изге күңелле Нина Васильевна Ташева 5 ел халыкка хезмәт күрсәтә. Сатып алучылар аларга еш кына ихлас рәхмәт әйтәләр һәм «Киемнәр» бүлегенең киләчәктә дә бакалыларны сыйфатлы товарлар белән сөендерүен телиләр. Ә сатучылар үзләре: «Туган җирдә эшләү, кешеләргә, туганнарга һәм якыннарга кирәкле булу бәхет ул!» - диләр. Һәрвакыт шулай булсын.
ОГРН 1040200725707.
Читайте нас: