+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 ноябрь 2019, 23:20

Төрле зәвыкка күлмәкләр

сайларга була эшкуар Флүсә АзинадаБүгенге көндә бизнеста төп рольне ир-егетләр уйный дигән фикерне җиңел кире кагарга була. Замана хатын-кызлары төрле өлкәләрдә, шул исәптән эшкуарлыкта да, үзләрен уңышлы күрсәтәләр. Районда уннарча уңышлы, эшлекле, белемле бизнес-леди бар. Аларның берсе - Ф.Ө.Азина.

Флүсә Өммәткуловна эшкуар булып 25 ел эшли. Ул Илеш районының Кәдер авылында туып-үскән, биредә аның мәктәп еллары үткән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, яшь кызкай Кыргызстанга китә, анда Бишкәк сәүдә-икътисад техникумын тәмамлый. Берничә ел химфармзаводта эшли. Тиздән башланган үзгәртеп кору чоры барлык өстенлекләрне тамырдан алмаштыра. Нәкъ менә шул вакытта ул тормышын һәм һөнәри эшчәнлеген кискен үзгәртергә - үз эшен булдырырга карар итә. Бакалы авылына кайта һәм базарда эшкуарлык эшчәнлеген башлап җибәрә – хатын-кызлар киемен сату белән шөгыльләнә башлый. Үз эшен үстерү юлында бик күп авырлыклар белән очрашырга туры килә. Башта эшкуарлык тәҗрибәсе җитми, эш барышында, оештыру процессында укырга туры килә. Әмма барлык авырлыкларны җиңә, эшкә ныклы алыну, перспективаны күрә белү, эш башлаучы эшкуарның тәвәккәллеге һәм аның яңа таләпләрне һәм белемнәрне тиз арада үзләштерә алу сәләте уңышка ирешергә ярдәм итә. Даими клиентлары барлыкка килә, тәҗрибә арта, ассортимент киңәя, тәэмин итүчеләр белән элемтәләр җайга салына. Сатучы тәкъдим иткән күлмәк, блузкалар, кофталарга Бакалы хатын-кызларында ихтыяҗ зур була. Изделиеләрнең сыйфаты һәм кулай бәясе дә мөһим фактор булып тора.
Базарда сатканнан соң, эшкуар «Икмәк» магазины янындагы бинаны арендага ала, һәм менә 10 елдан артык инде шунда сәүдә итә. Биредә хатын-кызлар җылы һәм уңайлы шартларда теләгән күлмәкне киеп карау, тәҗрибәле сатучының киңәшенә колак салып, ошаган киемне сайлап алу мөмкинлегенә ия. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ассортиментта төрле зәвыклы һәм яшьтәге кешеләргә исәпләнгән киемнәр - Кыргызстан, Төркия һәм Белоруссия фабрикаларында җитештерелгән 40ынчыдан алып 70енчегә кадәр үлчәмдәге стильле, элегант, нәфис, җиңел күлмәкләр бар. Товар аена 2-3 тапкыр яңартыла, бәяләр бер мең сум тирәсе, кичектереп түләп була.
Флүсә Өммәткуловна уңыш-лы эшкуар гына түгел, күркәм тормыш иптәше, әни дә. Ире Андрей Николаевич белән зур, матур йорт салып керделәр, улы Станиславны тәрбиялиләр. Тормыш иптәше хәзерге вакытта «Согласие» страховка компаниясен җитәкли, уллары Бакалыдагы 2нче мәктәпнең 9нчы сыйныфында укый, ул – әти-әнисенең ышанычы, ярдәмчесе һәм таянычы. Азиннар бик татулар, сәяхәт итәргә, бакчада эшләргә, чәчәкләр үстерергә, өстәл артына җыелып, әниләре әзерләгән үзбәк һәм корея ашамлыклары белән сыйланырга яраталар. Ире һәм улы аны бик кадерлиләр, бар нәрсәдә ярдәмләшәләр.
Ныклы гаилә, финанс иминлеге Флүсә Азинага уңайлы тормыш, сыйфатлы ял, улын тәрбияләү, мавыгулар һәм хәйриячелек өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә. Флүсә Өммәткуловна эшкуарлык эшчәнлеген башлаганнан алып социаль миссия турында онытмый. Менә инде 15 елдан артык урындагы телевидение алып баручыларына киемнәр тәкъдим итә, шулай ук социаль приютта тәрбияләнүче кызларны яңа күлмәкләр белән сөендерә. Киләчәктә дә аның йөрәге ачык һәм ярдәмчел булсын, авыл хатын-кызларына хезмәт күрсәтүдә уңышлар, бәхет һәм ныклы сәламәтлек һәрчак юлдаш булсын.
ОГРН 304020707800096.
Читайте нас: