+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 ноябрь 2019, 17:31

«Злата» һәм «Стиль» сезнең өчен, кадерле хатын-кызлар!

Күпләр өчен ювелир әйберләр сатып алу чын сынауга әверелә. Бигрәк тә бүләк турында сүз барганда. Әмма кыйммәтле товар алырга дип Бакалыда Красноармейская урамындагы «Злата» магазинына бер тапкыр керсәгез, бирегә тагын һәм тагын киләчәксез.


Исеме язылган янып торган алтактасы үтеп баручыларны ерактан ук җәлеп итә, әйтерсең: «Читләп узмагыз!», - ди. Ә эчендә күз шунда ук алтын һәм көмеш, кыйммәтле ташлардан эшләнгән ювелир изделиеләр тезелгән витринага төшә. Балдаклар, алкалар, беләзекләр, чылбырлар балкып-ялтырап тора. Бизәнү әйберләре монда мул. Хәтта кыйммәтле металл һәм ташларны яхшы белгән сатып алучылар да төрледән-төрле һәм зур ассортименттан югалып калырга мөмкин. Аларны да, бу эштә яңа кешеләрне дә, кагыйдә буларак, ачык йөз белән каршы алачаклар һәм, әлбәттә, яхшы киңәшләрен бирәчәкләр.
Төрле төстәге асылташлар белән балкыган бай патшалыкның хуҗабикәсе Гөлнара Реванисовна Баембитова - чагу, модалы, нечкә зәвыклы ханым. Шуңа күрә тирә-юньдәгеләрне дә ул матур, стильле итеп күрергә тели, ә бизәнгечләр, билгеле булуынча, статус бирә, киемне ямьләндереп тулыландыра, хатын-кызларның, яшьләрнең индивидуальлеге турында сөйли. Һәм гүзәл затларның гына да түгел. Кибеттә еш кына үсмер егетләргә һәм ир-атларга ювелир товарлар сайлап алалар.
Ачылганнан соң биш ел эчендә сәүдә ноктасы күп кенә критерийлар буенча бакалылар һәм район кунаклары арасында популярлык казанды. Бу Русиянең танылган җитештерүчеләренең ассортименты да, ювелир товарлар модасындагы яңа изделиеләр дә. Яхшы хезмәт күрсәтү һәм, әлбәттә, сатудагы билгеле бер шартлар - сатып алучыга шәхси якын килү, ташламалар, процентсыз кичектереп түләү, бүләк сертификатлары һ.б. мөһим. Ә күптән түгел магазин иске алтынны яңа эшләнмәләргә алыштыру кебек хезмәтләрне дә үзләштерә башлады. «Злата»дагы ювелир изделиеләр төрле бәя категориясеннән, бигрәк тә көмеш арзан, ә кайбер көмеш бизәнгечләрнең бәясе хәтта бижутериянеке дәрәҗәсендә.
Яшь сатучы Ләйсән Хәертдинованы сатып алучылар мактап туймый. Ачык күңелле һәм ярдәмчел, ювелир изделиене сайларга бик теләп ярдәмләшә, аны төс-башка, фигурага, йөзнең формасына карап сатып алырга киңәш итә. Кемгә дә булса бүләк сайлаганда да алар Гөлнара Реванисовна белән ярдәм итәчәкләр. Әйтик, зифа буйлы кызлар өчен иң яхшы вариант - зур булмаган нәфис бизәнү әйберләре, ә купшы формадагы гүзәл затлар өчен - зур детальле массив эшләнмәләр. Сер түгел, кыйммәтле әйберләрне кешеләр еш сатып алмыйлар, кагыйдә буларак, истәлекле вакыйгаларга яки бәйрәмнәргә. Шуңа күрә магазин хуҗабикәсе дә, сатучы да сатып алучының үзе сайлап алган изделиедән канәгать калуы өчен тырыша.
Икенче витринада бижутерия урнаштырылган, ул кыйммәтле бизәнү әйберләренә яхшы альтернатива булып тора. Ул да төрле материаллардан һәм ташлардан күп тәкъдим ителгән. Аны теләсә кайсы зәвыкка, кошелеккә сайларга була. Монда да үз тенденцияләре - этностиль, милли мотивлар һ.б. Янәшәдә - бүләк җыелмалары, текстиль, автомобиль һәм йорт өчен подвескалар, мөселман атрибутикасы, көнкүрештә кирәкле күп әйберләр.
Гөлнара Реванисовна ассортиментны киңәйтү өстендә даими эшли, ихтыяҗны өйрәнә. Югары белемле икътисадчы, ул кече бизнес алып бару һәм сәүдә итү нечкәлекләрен яхшы белә. Өстәвенә, аңа, заманча бизнес-ледига, бизәнү әйберләрендә, кием-салымда, йортны төзекләндерүдә экстравагант стиль дә, көнкүреш стиле дә ят түгел. Ул яратучы һәм хәстәрлекле хатын, әни, картәни, бар эшкә оста. Бәйли дә, тегә дә. Шуңа күрә хуҗабикә хатын-кызларның теләкләрен яхшы белә.
Көнкүреш йорты бинасында урнашкан аның «Стиль» магазины турында гәзитебез элегрәк язган иде инде. Бу магазинның даими сатып алучылары биредәге текстиль, йон җеп, урын-җир әйберләре, тегү, иҗат өчен кирәк-ярак товарларның күплеген бәяләп өлгергәннәр инде. Монда алар кечкенә энәдән алып юрган, мендәр, тукымага кадәр табачак. Трикотаж, өйдә һәм ялда кию өчен киемнәр киң ассортиментта куелган, алар зур үлчәмнәргә (68-70) кадәр.
Тәҗрибәле сатучылар Зифа Каюмова белән Әлфия Хаҗиева бәйләү, тегү өчен күпме җеп яки тукыма кирәк булачагын әйтәчәкләр.
- Булдыклы, оста белгечләр эшкә һөнәрмәндләрчә якын киләләр, алар белән эшләү җиңел һәм уңайлы, - ди Гөлнара Реванисовна алар турында. Моннан тыш, алар сатыла торган тукымалардан урын-җир әйберләре тегәләр, шул исәптән конкрет үлчәм буенча да.
Г.Р.Баембитова «Стиль»нең 2005 елда, базар мөнәсәбәтләре тотрыксыз булганда, сыйфатлы продукция җитмәгән чорда ачылуын искә төшерде. Ә бирегә кирәкле, яхшы товар алып кайтырга тырыша. Шул вакыттан алып магазин өйдә матурлык, уңайлылык булдырырга, кул эшләре яратучылар өчен бик кирәкле булып кала.
Гөлнара Реванисовна Чакмагыш авылында туып-үскән, әмма, язмыш аны Бакалыга алып килгәч, Бакалы районын бөтен күңеле белән ярата башлый. Хезмәт биографиясенең зур өлеше безнең урындагы һөнәри техник училищеда узган, экономдисциплинадан укыткан. Хәзер дә, элекке укучыларын очратканда, аларның эшләре белән кызыксына, күңелләренә хуш килгән эш табуларына, аларның уңышларына ихлас сөенә. Аларга укытучы күңеленең бер өлешен, тәҗрибәсен һәм белемен салган. Аларның җиңүе - аның җиңүе. Г.Р.Баембитова барлык уңышлары, тирә-юньдәгеләр белән тату яши, шатлана белүе өчен әти-әнисе Суфия Ибраһимовна һәм Реванис Идрисовичка рәхмәтле. Тормышта ирешкән бөтен нәрсәгә нигезне нәкъ менә алар, иң якын кешеләре, салган.
Гөлнара Реванисовна һәм бизнес алып барырга ярдәмләшкән ире - Эчке эшләр министрлыгы ветераны, отставкадагы подполковник Әбүзәр Нигъмәтуллинович. Ана көне алдыннан барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйлар, «Злата» һәм «Стиль» магазиннарына товарлар сатып алырга чакыралар. Аларда иң мөһиме - бәя һәм сыйфатның оптималь ярашуы.
Шушы көннәрдә «Злата»да ювелир изделие сатып алсагыз, бүләкле булачаксыз, ул сезне һичшиксез шатландырачак. «Стиль»дә плед яки палантин сатып алганда, сезгә күз явын алырдай матур яулык бүләк итәчәкләр.
ОГРН 305020724100010.


Читайте нас: